ЯҢАЛЫКЛАР


26
гыйнвар, 2025 ел
якшәмбе

   XX гасыр тарихында иң куркыныч вакыйгаларның берсе – Холокост. Бер сүздә күпме күз яше һәм газап. 25 январь көнне Югары Шытсу мәдәният йортында “Холокост – буыннар хәтере” дигән чара барышында балалар, холокост, геноцид, үлем лагерьлары турында белделәр. Тоткыннарның “Освенцим” концлагерында күргән газаплары турында да бик кызыксынып тыңладылар. Әңгәмә презентация белән аралаштырып алып барылды. 

Тэги: Югары Шытсу авыл мәдәният йорты

     Ленинград блокадасын өзү көненә 26 январь көнне Югары Шытсу мәдәният йорты хезмәткәрләре китапханә белән берлектә “Җиңелмәс Ленинград мәңге халык хәтерендә” дигән батырлык дәресе үткәрделәр. Алар балаларга Ленинград чолганышында калган кешеләрнең авыр язмышы, сынаулар турында сөйләделәр. Ленинградтагы икмәк нормасы балаларга бик нык тәэсир итте. Катнашучылар “Томыш юлы” турында да белделәр. Шулай ук Таня Савичевага багышланган күргәзмә белән таныштылар. 

Тэги: Югары Шытсу авыл мәдәният йорты

17
гыйнвар, 2025 ел
җомга

  16 январь көнне Югары Шытсу мәдәният йорты хезмәткәрләре “Пушкин картасы” проекты буенча “Халык мәдәниятенең якты дөньясы” дигән фольклор кичә үткәрелде. Катнашучылар электән килгән татар фольклоры, гореф-гадәтләре белән таныштылар, әби- бабайлар нинди уеннар уйнаганны, җырлар җырлаганны, борынгы табышмаклар чишкәнне белделәр. Шулай ук татар халык уеннары оештырылды, “Түгәрәк уен” журналына күзәтү ясалды. Чара татар халык җырларын башкару белән тәмамланды. 

Тэги: Югары Шытсу авыл мәдәният йорты

12
гыйнвар, 2025 ел
якшәмбе

  12 январь көнне Югары Шытсу мәдәният йорты хезмәткәрләре Искечә Яңа ел уңаеннан традиция буенча үткәрелә торган “Үкенерлек түгел үткәннәр” тематик кичәсен уздырдылар. Ул кичәгә 2025нче елда 50 яшьләрен тутырачак үзләрен туган авылларына багышлаган авылдашларыбыз чакырулы иде. Чара “Шытсу” җәмгыяте вәкиле Салихов И.Х., Шытсу җирлеге башлыгы Мәүлетов Б.М., мәдәният хезмәткәрләренең котлау сүзләре һәм җырлары белән башланып китте. Алга таба кичә “Кунак Бит Шоу” тапшыруы кысаларында барды. Һәр катнашучы башта киләчәккә һәм үткәнгә юл сайлады. Киләчәккә сайлаучыга капучино, үткәнгә сайлаучыга чәй тәкъдим ителде. Шоу 4 турдан торды. 1 тур  - “Мәктәп сораулары”. Сораулар логикага бирелде. Юбилярлар татар халык җырын акапелла җырладылар. Икенче турда алар үзләре турында сөйләделәр. Өченче тур “Кар бөртеге– сорау” дип аталды. Стенага “кар бөртекләре” эленде, алар артына сүзләр язылды. Шул сүзләр буенча үзләренең тормышына бәйле сорауларга җавап бирделәр. Дүртенче котлау турында юбилярларга туганнары, дуслары, якыннары җырлар, шигырьләр, җылы теләкләр бүләк иттеләр. Тапшыру барышында Кыш бабай да килеп котлады, уеннар оештырды, күчтәнәчләр өләште. Тематик кичә бик позитив, иҗади, җанлы үтеп, дискотека белән тәмамланды.

Тэги: Югары Шытсу авыл мәдәният йорты

11 январьда Югары Шытсу мәдәният хезмәткәрләре китапханәче белән берлектә “Тормыш начар гадәтләрдән башка матур” дигән аралашу сәгате үткәрделәр. Чара барышында “начар гадәтләр” дигән төшенчә үзе нәрсәне аңлата, нинди начар гадәтләр бар, һәр кеше начар гадәтләргә бирешергә мөмкин – шушы турыда әңгәмә алып барылды. Оештыручылар “Син каршы тора аласыңмы?” дигән тренинг оештырып, катнашучылардан ихтыяр көче, сәламәтлеккә зыян китерә торган гадәтләргә каршы тора алу-алмау турында фикерләр тыңладылар. Чара ахырында тематик буклетлар өләшенде. 

Тэги: Югары Шытсу авыл мәдәният йорты

11
гыйнвар, 2025 ел
шимбә

  2025 ел Татарстанда Ватанны саклаучылар елы дип игълан ителде. Бу безнең илне саклаганнарга һәм саклаучыларга хөрмәт билгесе. Бу ел безгә Ватан сакчыларының батырлыгы белән сакланучы тарихи хәтернең һәм ил кыйммәтләренең мөһимлеген аңлата. Югары Шытсу мәдәният йортында 9 январьда үткән “Ватанны саклаучылар елы” дигән мәгълүмат сәгате нәкъ шушы турыда сөйләшүдән башланды. Балалар махсус хәрби операциядә катнашучы авылдашларыбыз турындагы папка белән таныштылар, шулай ук бабаларының Бөек Ватан сугышы елларындагы тормышы, батырлыклары турында сөйләштеләр. 

Тэги: Югары Шытсу авыл мәдәният йорты

8
гыйнвар, 2025 ел
чәршәмбе

7 январь  көнне Югары Шытсу мәдәният йорты хезмәткәрләре “Сюрпризлы чыршы” дигән Яңа ел кичәсе үткәрделәр. Чыршыда артларына уен-сюрпризлар язылган уенчыклар ээленгән иде. Кыш бабай кигәннән соң балалар уенчыкларны сайлап, кызыклы биремнәр үтәделәр, клоун белән “Шариклар”, “Чыршыкайлар” һәм башка уеннар уйнадылар. Һәркем Кыш бабайдан күчтәнәчләр алды. Шулай ук Кыш бабай әтиләре МХОда булган балаларны котлады, бүләкләр тапшырды. Кичә бик күңелле үтте, барлык балаларга да ошады.

Тэги: Югары Шытсу авыл мәдәният йорты

5
гыйнвар, 2025 ел
якшәмбе

 Кышкы каникуллар дәвам итә. 4 январьда Югары Шытсу мәдәният йорты хезмәткәрләре балалар өчен “Күңелле Яңа ел сәгате” дигән уен программасы оештырдылар. Балалар “Алтын шар”, “Кышкы алма”, Бию  түгәрәге” кебек уеннар уйнадылаар. Чара ахырында һәркем баллы призга ия булды. 

Тэги: Югары Шытсу авыл мәдәният йорты

    4 январь көнне Югары Шытсу мәдәният йорты хезмәткәрләре чираттагы “Кубызда уйнарга өйрәнәбез” дигән мастер – класс үткәрделәр. “Дубая” халык уен коралларының кечкенәләр төркеме кубызда уйнау техникасын искә төшерде. Мастер-класска авылга кышкы каникулларга кайткан балалар да кушылды. Алар шулай ук кубызда уйнау серләренә төшенә башладылар. Балалар бәрмә уен коралларында да уйнадылар. 

Тэги: Югары Шытсу авыл мәдәният йорты

3
гыйнвар, 2025 ел
җомга

  3 январь көнне Югары Шытсу мәдәният йорты ёщм китапханәсе  хезмәткәрләре  “Кар королевасы патшалыгында” дигән балалар өчен чыршы бәйрәме үткәрделәр. Бәйрәм Кар королевасының котлавы һәм уеннары белән башланып китте. Ә Кыш бабай белән Кар кызы, клоун килгәч, балалар шигырьләр сөйләделәр, җырлар, биюләр башкардылар, әйлән – бәйлән ясадылар, “Теләкләр шары”, “Яңа ел флешмобы”, “Йолдызчык” һәм башка уеннар уйнадылар. Бәйрәмнән барысы да канәгать калып, бүләкләр һәм шәп кәеф белән таралышты. 

Тэги: Югары Шытсу авыл мәдәният йорты

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International