“Думбрада уйнау” - мастер-класс

2025 елның 14 мае, чәршәмбе

Думбра – рус балалайкасына охшаш татар музыка уен кораллары. Думбра Татарстанда гына түгел, Башкортстан, Казахстан, Үзбәкстан илләрендә дә яхшы таныш. Һәр халыкта хордофонның үз төре: домра, думбыра, дутар. 11 май көнне Югары Шытсу мәдәният йортында үткән “Думбрада - көй” дигән мастер-класс шушы турыда сөйләшүдән башланды. Чарада катнашучылар музыкаль инструменттан аваз чыгарырга, бармакларны дөрес куярга, кулны тигез хәрәкәтләндерергә өйрәнүне дәвам иттеләр. Мастер-класс ахырында думбрага җыр җырладылар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International