24 май көнне Олыяз мәдәният йорты мөдире «Тылсым» клубында катнашучылар өчен елның матур фасылына –җәйгә багышланган «Гуашь:гадидән гүзәллеккә» исемле иҗат сәгате үткәрде.
Чараның максаты балаларны рәсем ясауның традицион булмаган техникасы белән таныштыруны дәвам итү; табигатьне эстетик яктан кабул итүне үстерү; эшне этаплап башкарырга өйрәтү; - хезмәт сөючәнлек һәм максатчанлык формалаштыру; - үстерү: төрле басым белән пумала белән рәсем ясый белү; композицион күнекмәләр; табигать күренешләрен образлы кабул итү иде.…
Балалар күңелле вакыт кына уздырып калмадылар, үзара ярышып, уңай энергия дә алдылар. Катнашучыларның эшләре Бөтенроссия иҗади конкурсларына юнәлдереләчәк. Чара Бөтенроссия онлайн конкурсында 1 урынны алган «Солнечный свет» порталында «Ел фасыллары» номенациясында «Шомырт чәчәге» ( 17.05.26 чарада ясалган ) эшләре белән катнашып җиңү яулаган 3 катнашучыны котлау белән тәмамланды.