Чишмә-безгә табигать биргән кыйммәтле байлык, ул-җирдә тормыш символы.Чишмәләр ярдәмгә һәм кайгыртуга мохтаҗ. Борынгы заманнарда җир асты чишмәсеннән су эчеп кеше җирнең үзеннән көч ала дигән ышаныч бар иде. 10 июль көнне Иштуган мәдәният йорты белгечләре "Чишмә-яшәү чыганагы! “дип аталган экскурсия оештырдылар.Чишмәгә барганда, ат җигелгән, арбага утырып бардык , җырладык, җиләк ашадык, табигатькә сокландык.Балаларга чишмә суының кайдан алынуын, ни өчен ул файдалы һәм ни өчен чишмәләрне сакларга кирәклеген белү кызык булды. Сәяхәт вакытында балалар чишмәдәге суның чисталыгы һәм үтә күренмәлелеге белән таныштылар, тәмен татып карадылар, юындылар.Балалар табигатьне ничек сакларга кирәклеге турында тагын бер кат уйландылар. Мондый максатчан сәфәрләр һәм экскурсияләр оештыру туган як табигатенә һәм су чыганакларына сак караш тәрбияли, ә ел фасылларында табигатьнең матурлыгын һәм күптөрлелеген күзәтү ,балаларда күзәтергә, сорашырга, фикер алышырга, сөйләргә теләк тудыра.Балалар бик теләп бу могҗизалы һәм әкияти урында вакыт үткәрделәр.