"Балык эләксә,йөзләр елмая.!»

2026 елның 12 июле, якшәмбе

"Балык  эләксә,йөзләр елмая.!» Җәй-елның искиткеч вакыты. Бу эссе чор көннәре, елга аны чумарга, йөзәргә һәм табигать кочагында ял итәргә яки балык тотарга чакыра. Балыкчы көне ел саен бөтен дөньяда июль аенда билгеләп үтелә, чөнки Балык тоту гадәттәгечә кешенең иң массакүләм мавыгуларының берсе санала. 12 июль көнне Кече Шыңар авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре Балыкчылар көненә иң яхшы балык тоту буенча ярыш үткәрделәр. Балалар, үзләренә уңайлы урын сайлап, бергәләп кармакларын салдылар да, сабырсызланып, чирткәнне көтә башладылар. Катнашучылар Балык тоту буенча ярыштылар, викторинада катнаштылар, табышмакларга җаваплар таптылар, Балык тоту турындагы мәкальләрне дәвам иттеләр. Чара азагында иң уңышлы балыкчылар ачыкланды. Балык тотканнары өчен алар призлар белән бүләкләнделәр, ә чарада катнашучыларның барысы да татлы ризыклар алдылар. Күл буенда теләге булган һәркем балык тотуда осталык күрсәтә алды

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International