«Халык уеннары» дигән фольклор программа

2026 елның 11 июле, шимбә

Безнең көннәрдә балаларны Ватан мәдәнияте һәм тарихы хәзинәләренә тарту, туган һәм үскән җиргә мәхәббәт тәрбияләү, үз халкы һәм Ватаныбыз өчен горурлык хисе тәрбияләү бик мөһим. Фольклор – халыкыбыз хәзинәсе, бу безгә башка чорлардан килгән мөрәҗәгать, күңелләребез һәм намусыбыз өчен борчылу һәм чаң кагу. Россиядә халыклар бердәмлеге елы кысаларында 9 июль көнне Иштуган мәдәният йортында балалар өчен «Халык уеннары» дигән фольклор программа булып узды, анда без үсеп килүче буынны халык гореф-гадәтләре, халык уеннары һәм әйлән-бәйлән уеннары белән таныштырдык. Без балаларны урамда каршы алдык һәм  "әйлән-бәйлән" уйнарга чакырдык. Музыка астында катнашучылар  түгәрәк буенча  әйлән-бәйлән оештырдылар. Аннан соң табышмаклар чиштеләр, тизәйткеч, мәкальләр һәм әйтемнәрне белүләрен күрсәттеләр. Барлык материал балаларга уен формасында бирелде. «Как у дяди Трифона», «Заря заряница », «Яшерәм яулык», «Горелки», «Урындыклы », “Түбәтәйле”кебек халык уеннарын балалар бик теләп уйнадылар. Балалар халык уеннарының бик күп төрлелегенә һәм аларның бары тик яхшылыкка гына өйрәтүләренә инандылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International