ЯҢАЛЫКЛАР


13
июль, 2026 ел
дүшәмбе

13 июль көнне, эш программасы кысаларында,Татарстан Республикасы Рәисе Миннеханов Рөстәм Нургали улы, «Газпром межрегионгаз» ҖЧҖ генераль директоры Сергей Густов, ҖЧҖ «Газпром межрегионгаз Казани» җәмгыяте генераль директор  Рөстәм Усманов, мәдәният министры Әюпова Ирада Хафияз кызы ., Олы Нырты авыл җирлегенә килеп, Саба районы башлыгы Миннеханов Рөстәм Нургали улы, һәм башка җитәкчеләр белән Олы Нырты авылында күп функцияле мәдәният йортын тантаналы рәвештә ачтылар . Югары мәртәбәле кунаклар өчен бина буйлап оештырылган экскурсияны Саба районы башлыгы Миңнеханов Рәис Нургали улы озата йөрде. Олыяз мәдәният йорты һәм Пукал авыл клубы мөдирләре балалар түгәрәкләре бүлмәсендә декоратив-гамәли сәнгатьнең өч төреннән әзер эшләр күргәзмәсе оештырдылар, шулай ук гипс эшләнмәләренә рәсем ясау һәм традицион булмаган техника буенча рәсем ясау буенча мастер-класс күрсәттеләр. 

Тэги: Олыяз мәдәният йорты

1
июль, 2026 ел
чәршәмбе

Җәйге каникуллар вакытында җәйге укулар программалары буенча китап белән эшләү традициягә әйләнде. Чөнки җәйге укулар балаларда китап белән кызыксынуны активлаштыра, уку культурасына күнектерә, балалар фантазиясен һәм иҗади сәләтләрен үстерә. Моннан тыш, җәйге укулар каникул көннәрендә балалар һәм яшүсмерләрнең мәшгульлек проблемаларын ниндидер дәрәҗәдә хәл итә. 1 июль көнне Олыяз мәдәният йорты һәм авыл китапханәсе мөдирләре «Әдәби кафе!» исем астында  әңгәмә үткәрделәр. Балалар өчен ял иткәндә китапханәче бүгенге менюны тәкъдим итте һәм яңа китапларга күзәтү ясады, кыскача балалар язучылары һәм әкиятчеләр турында сөйләде. Ә мәдәният йорты мөдире әкият китапларыннан меню төзергә тәкъдим итте. Әдәби кафеда официантлар ролендә чарада катнашучылар да булды, анда меню балалар китапларыннан торды, ә башкалар Китап-меню составы турында сораулар бирде һәм кыскача хикәя алды. Үз фикерләре белән уртаклаштылар һәм әсәрләрнең кайбер геройлары турында фикер алыштылар. Чара десертка эчемлекләр һәм татлы призлар бирү белән тәмамланды. 

Тэги: Олыяз мәдәният йорты

28
июнь, 2026 ел
якшәмбе

Халык бәйрәмнәре кешеләрне һәрвакыт берләштерә. Сабантуй безне дуслык мөнәсәбәтләрен ныгытырга, татулыкта һәм дуслыкта яшәргә өйрәтә. 28 июньдә Ижау шәһәренең ипподромында традицион татар һәм башкорт бәйрәме-Сабантуй узды. анда Саба район делегациясе составында эшләүче Олыяз мәдәният йорты ,Пукал авыл клубы мөдирләре «Гипс әйберләренә рәсем ясау» мастер-классы оештырдылар .Бәйрәмдә катнашучыларның һәркайсы биредә күңелгә ятышлы шөгыль таба алды. Яшь ижаулылар бик рәхәтләнеп оригиналь шкатулкалар, шәмдәлләр, гади чәчәк фигуралары һәм лабубу ясадылар.

Тэги: Олыяз мәдәният йорты

14
июнь, 2026 ел
якшәмбе

14 июнь көнне Олыяз авылы мәдәният йортында «Тамчы» ял клубы берләшмәсенә йөрүчеләр белән «Гипстан эшләнмәләр ясау» буенча мастер-класс булып узды. Мәдәният йорты мөдире гипсның барлыкка килүе, аның үзлекләре һәм тормыш эшчәнлегенең төрле өлкәләрендә кулланылуы турында сөйләде.

Балалар гипсның кешелек дөньясы мең еллар куллана торган материал булуын белделәр. Ул безнең заманда да актуальлеген югалтмады.

Гипстан эшләнгән әйберләр зур популярлык казана бара. Гипс, үзенең текстурасы аркасында, форманың барлык детальләрен дә төгәл кабатларга сәләтле. Интерьер бизәнү әйберләре һәм гипстан аксессуарлар киң кулланыла. Вазалар, статуэткалар, шкатулкалар, поднослар интерьерга бик яхшы туры киләчәк.Эшкә керешкәнче, балалар гипс белән эшләгәндә куркынычсызлык кагыйдәләрен үзләштерделәр. Аннары актив һәм иҗади эшкә кызыксынып чумдылар, гипстан фигуралар ясау процессында иҗади сәләтләрен һәм төгәллеген күрсәттеләр, гипс белән эшләүдә гамәли киңәшләр алдылар. Эшне төгәлләгәч, чарада катанашучылар җитештерелгән эш турында нәтиҗә ясадылар

Тэги: Олыяз мәдәният йорты

10
июнь, 2026 ел
чәршәмбе

10 июнь көнне Олыяз мәдәният йорты һәм китапханә мөдирләре фельдшер белән берлектә «Җәрәхәтсез җәй» исемле класс сәгате үткәрделәр. Әңгәмә барышында фельдшер балаларга җәйге каникул вакытында нәрсәләргә аеруча игътибар итәргә кирәклеген искәртте. Барысы бергә юл хәрәкәте кагыйдәләре, сулыкларда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре, җәй көне бөҗәк тешләүләреннән һәм кояш активлыгыннан ничек сакланырга кирәклеге турында фикер алыштылар. Нәтиҗәдә барысы бергә куркынычсызлык үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен үтәүгә бәйле, һәм җәй җәрәхәтләрсез һәм бәхетсезлек очракларысыз узсын өчен уяу һәм сак булырга кирәк дигән нәтиҗәгә килделәр.

Тэги: Олыяз мәдәният йорты

1
июнь, 2026 ел
дүшәмбе

1 июнь көнне Олыяз мәдәният йорты һәм китапханә мөдирләре балаларны яклау көненә багышланган «Бәхетле балачак»дигән бәйрәм программасы оештырдылар. Артта тулы бер уку елы булуга карамастан, балаларның энергиясе бик күп. Кояш энергиясе кечкенә кешеләрдә яши. Алар комсызлыкның нәрсә икәнен белмиләр. Алар ачуларын яшермиләр. Балалар "Эстафета", " Кем тизрәк?", "Бергә күңеллерәк!" уеннарында үзләренең җитезлеген, тизлеген күрсәттеләр. Чара вакытында күңел ачу, көлү, шаянлык, елмаю һәм яхшы кәеф атмосферасы хөкем сөрде. Балалар барлык конкурсларда актив катнашып, истәлекле бүләкләр алдылар.

Тэги: Олыяз мәдәният йорты

24
май, 2026 ел
якшәмбе

24 май көнне Олыяз мәдәният йорты мөдире «Тылсым» клубында катнашучылар өчен елның матур фасылына –җәйгә багышланган «Гуашь:гадидән гүзәллеккә» исемле иҗат сәгате үткәрде.

 Чараның максаты балаларны рәсем ясауның традицион булмаган техникасы белән таныштыруны дәвам итү; табигатьне эстетик яктан кабул итүне үстерү; эшне этаплап башкарырга өйрәтү; - хезмәт сөючәнлек һәм максатчанлык формалаштыру; - үстерү: төрле басым белән пумала белән рәсем ясый белү; композицион күнекмәләр; табигать күренешләрен образлы кабул итү иде.…

Балалар күңелле вакыт кына уздырып калмадылар, үзара ярышып, уңай энергия дә алдылар. Катнашучыларның эшләре Бөтенроссия иҗади конкурсларына юнәлдереләчәк. Чара Бөтенроссия онлайн конкурсында 1 урынны алган «Солнечный свет» порталында «Ел фасыллары» номенациясында  «Шомырт чәчәге» ( 17.05.26 чарада ясалган ) эшләре белән  катнашып җиңү яулаган 3 катнашучыны котлау белән тәмамланды. 

Тэги: Олыяз мәдәният йорты

9
май, 2026 ел
шимбә

9 май көнне Эзмә авыл җирлегенең мәдәният хезмәткәрләре Җиңү көненә багышланган «Җиңү даны өчен» - Фронт агитбригадасы оештырдылар. Сугыш еллары автомобильләрендә артистлар ата-бабаларыбызның батырлыгын искә төшерү, җылы хисләр бүләк итү һәм Җиңү көнендә бөтенхалык тантанасы атмосферасын булдыру өчен юлга чыктылар.Эзмә урта гомуми белем бирү мәктәбе һәм артистларның хәрби формасы да аерым ямь өстәде.

Программада :

-алып баручының 9 майның әһәмияте һәм геройлар турындагы хәтерне саклауның мөһимлеге турында тантаналы сүзләре;

- артистларның сугыш еллары җырлары , Ватан һәм батырлык композицияләре, СВОга багышланган җырлар белән чыгышлары;

- тыл ветераннарын тәрәзә төбендә патриотик җырлар белән котлау;

Авыл халкы агитбригаданы ачык йөз белән каршы алды. Һавада бер үк вакытта тантаналы һәм рухи, буыннарны берләштерүче аерым бер атмосфера хөкем сөрә иде.

Тэги: Олыяз мәдәният йорты

8
май, 2026 ел
җомга

8 май көнне Олыяз мәдәният йорты һәм китапханә мөдирләре, «Хыял» балалар клубы оешмасы һәм «Чәчкә» балалар бакчасы хезмәткәрләре белән берлектә, һәйкәл янында, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгына багышланган, «Җиңү яктысы!» исем астында тантаналы митинг оештырдылар  . Митингта авыл имамы исеменнән котлау сүзләре, Саба муниципаль районы вәкиле-"ТАТМЕДИА" акционерлык җәмгыятенең "Саба таңнары" газетасы редакциясе филиалы җитәкчесе Исмәгыйлев Рөстәм Габдерәүф улыннан, туган ил өчен гомерләрен биргән солдатларга рәхмәт сүзләре яңгырады. Измә авыл җирлеге башлыгы Р.Г. Әхмәтов та һәлак булган геройлар истәлегенә чыгыш ясады. Кунаклар шулай ук тыл ветераны Нәзилә апа Гатауллинаны котладылар һәм чәчәкләр тапшырдылар. Программада ата-бабаларыбызны җиңүгә өндәгән һәм аларның ныклыгы, батырлыгы турында сугыш еллары җырлары яңгырады.

Митингның кульминациясендә Бөек Ватан сугышы елларында Ватан азатлыгы өчен сугышта һәлак булган авылдашларын һәм свода һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар.Килгән кунаклар, җитәкчеләр, тыл ветераны, чарада катнашучылар һәм авылдашлар белән бергә чәчәкләр салганда һәйкәл янында Эзмә урта гомуми белем бирү мәктәбе «Яшь армиячеләре» булуы чарага аерым бер бәйрәм хисе биреп тора иде.

Күк йөзебез әле күп буыннар өстеннән тыныч булсын, йөрәкләребез Ватан йөрәге белән тибеп торсын, балаларыбыз, оныкларыбызның оныклары халкыбызның ныклыгын һәм батырлыгын истә тотсын, аның каһарманнары батырлыклары белән горурлансын!

Тэги: Олыяз мәдәният йорты

25
апрель, 2026 ел
шимбә

25 апрель көнне Олыяз мәдәният йорты һәм китапханә мөдирләре татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган «Безнең Тукай» әдәби– шигъри сәгате үткәрделәр. Китапханәче шагыйрьнең авыр балачагы, иҗат юлы турында сөйләде, китаплары белән таныштырды. Шагыйрьнең тормышы турындагы фактларны белү буенча викторина уздырдык. Аннары балалар иҗади рәвештә шигырьләр сөйләделәр, туган телгә, туган якка, аның табигатенә мәхәббәтне данладылар, Г.Тукай сүзләренә җырлар башкардылар. Шулай ук күренекле татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган «Талантлы балачак» IV район балалар һәм яшүсмерләр иҗаты фестиваль-конкурсына әзерлек кысаларында шагыйрь әсәрләре буенча ясаган үзләренең рәсемнәрен күрсәтеп үттеләр катнашучылар. «Хөснулла һәм Аллагияр Вәлиуллиннар» исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбе һәм Саба районы мәдәният бүлеге белән берлектә үткәрелгән  конкурсының нәтиҗәләре буенча хөрмәтләү тантанасында  катнаша алмау сәбәпле ,Габдулла Тукай исемендәге паркта узган чарада катнашучыларыбызга дипломнар тапшырдык.

Чара паркта хәрәкәтчән уеннар белән тәмамланды. Балалар  бүгенге бай программага сөенделәр һәм бик күп уңай хис-кичерешләр алдылар.

Тэги: Олыяз мәдәният йорты

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International