«Гипс әйберләренә бизәк төшерү буенча» мастер-класс

2026 елның 28 июне, якшәмбе

Халык бәйрәмнәре кешеләрне һәрвакыт берләштерә. Сабантуй безне дуслык мөнәсәбәтләрен ныгытырга, татулыкта һәм дуслыкта яшәргә өйрәтә. 28 июньдә Ижау шәһәренең ипподромында традицион татар һәм башкорт бәйрәме-Сабантуй узды. анда Саба район делегациясе составында эшләүче Олыяз мәдәният йорты ,Пукал авыл клубы мөдирләре «Гипс әйберләренә рәсем ясау» мастер-классы оештырдылар .Бәйрәмдә катнашучыларның һәркайсы биредә күңелгә ятышлы шөгыль таба алды. Яшь ижаулылар бик рәхәтләнеп оригиналь шкатулкалар, шәмдәлләр, гади чәчәк фигуралары һәм лабубу ясадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International