25 апрель көнне Олыяз мәдәният йорты һәм китапханә мөдирләре татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган «Безнең Тукай» әдәби– шигъри сәгате үткәрделәр. Китапханәче шагыйрьнең авыр балачагы, иҗат юлы турында сөйләде, китаплары белән таныштырды. Шагыйрьнең тормышы турындагы фактларны белү буенча викторина уздырдык. Аннары балалар иҗади рәвештә шигырьләр сөйләделәр, туган телгә, туган якка, аның табигатенә мәхәббәтне данладылар, Г.Тукай сүзләренә җырлар башкардылар. Шулай ук күренекле татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган «Талантлы балачак» IV район балалар һәм яшүсмерләр иҗаты фестиваль-конкурсына әзерлек кысаларында шагыйрь әсәрләре буенча ясаган үзләренең рәсемнәрен күрсәтеп үттеләр катнашучылар. «Хөснулла һәм Аллагияр Вәлиуллиннар» исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбе һәм Саба районы мәдәният бүлеге белән берлектә үткәрелгән конкурсының нәтиҗәләре буенча хөрмәтләү тантанасында катнаша алмау сәбәпле ,Габдулла Тукай исемендәге паркта узган чарада катнашучыларыбызга дипломнар тапшырдык.
Чара паркта хәрәкәтчән уеннар белән тәмамланды. Балалар бүгенге бай программага сөенделәр һәм бик күп уңай хис-кичерешләр алдылар.