23 май көнне Иштуган мәдәният йорты белгечләре “ Спортка-әйе, спиртлы эчемлекләргә – юк! " дигән спорт-уен программасы үткәрделәр. “. Чара сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыруга һәм алкогольгә бәйлелеккә каршы көрәшкә юнәлдерелгән иде. Балаларга спиртлы эчемлекләрнең кеше организмына, бигрәк тә яшь вакытта, зарары, шулай ук алкогольгә бәйлелеккә китерергә мөмкин булган начар гадәтләре һәм шартлары турында искә төшерделәр. Катнашучылар сәламәт яшәү рәвеше турындагы мәгълүматны тыңладылар, саф һавада күбрәк булырга, дөрес тукланырга, гигиена кагыйдәләрен үтәргә, чыныгырга кирәклеген белделәр. «Иң төз», «Тиз обруч» һәм «Туристик сукмак» эстафеталары шаян һәм күңелле үтте. Барлык сынауларны узгач, катнашучылар «Чын спортчылар» дип күпне белгән, авырлыклардан курыкмаган кешеләрне атауларын аңладылар. Ахырда катнашучылар спорт һәм актив яшәү рәвеше - алкоголизмны профилактикалауның төп чаралары һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау дигән нәтиҗә ясадылар һәм бердәм фикергә килделәр.