12 июньдә Югары Шытсу мәдәният йорты хезмәткәрләре китапханә белән берлектә «Минем кечкенә ватанымнан Россия башлана» дигән танып-белү сәгате үткәрделәр. Чара барышында бәйрәмнең килеп чыгышы, һәр елны 12 июньдә үтә торган тантаналы чаралар турында сөйләшенде. Балаларга тематик викторина тәкъдим ителде. Аннан катнашучылар мәдәният йортының музей почмагы белән таныштылар. Чара Россия турында җыр башкару белән тәмамланды.