V районкүләм балалар һәм яшьләр "Талантлы балачак" фестиваль - конкурсы

2025 елның 7 апреле, дүшәмбе

5 апрель көнне Саба балалар сәнгать мәктәбендә V районкүләм балалар һәм яшьләр "Талантлы балачак" фестиваль - конкурсы үтте. Быел ул Бөек Җиңүнең 80, Россия һәм Татарстанның халык артисты, атказанган сәнгать эшлеклесе, М.И.Глинка исемендәге Россия дәүләт премиясе, Г. Тукай исемендәге Татарстан дәүләт премиясе лауреаты, композитор Ф.Ә.Әхмәтовның тууына 90 ел тулуга багышланган иде. Конкурста Югары Шытсу мәдәният йорты каршында эшләп килүче "Дубая" халык уен кораллары ансамбле "Инструменталь башкару" номинациясендә патриотик теманы, Ф. Әхмәтов көен, татар халык көйләрен үз эченә алган чыгыш белән катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International