“Космик сәяхәт” – танып белү программасы

2025 елның 11 апреле, җомга

Йолдызларга очу хыялы кешелекне һәрчак озата барган. Күп кенә илләрдә җирнең тарту көче, аны җиңәргә тырышучы кешеләр турында риваятьләр дә туган. 10 апрельдә Югары Шытсу мәдәният йортында китапханә белән берлектә Космонавтика көненә үткәрелгән “Космик сәяхәт” – танып белү программасында шул турыда сөйләштеләр. Катнашучылар бу көннең тарихы, космонавтлар турында исләренә төшерделәр. Программа барышында тематик презентация һәм китаплардан балалар хезмәтләре космос белән бәйле булган галимнәр, конструкторлар турында белделәр. Шулай ук балалар “Йолдызларга таба”, “Ракета төзибез”, “Космик сүзлек” станцияләре буенча үттеләр. Чарада бик күп кызыклы һәм файдалы мәгълүмат җиткерелде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International