25 апрель көнне Югары Шытсу мәдәният йортында “Буыннан буынга яңгырасын халкым моңнары” дигән исем астында “Дубая” халык уен кораллары ансамбленең отчёт концерты узды. Ансамбль һәм ялгыз башкаручылар инструменталь номерлар, халык җырлары, биюләр тәкъдим иттеләр. “Көмеш тел” гармунчылар, “Яшь күңел” фольклор ансамбльләре, Шарифуллиннарның гаилә дуэты кичәнең бизәге булдылар. Программада шулай ук Г.Тукай сүзләренә җырлар, Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган көйләр яңгырады. Тамашачы һәр чыгышны бик җылы кабул итте. Концертта катнашучыларга истәлекле бүләкләр тапшырылды. Бу чара чын балалар бәйрәменә әверелде.