15 май көнне “Ата-аналар кунак бүлмәсе” Бөтенроссия акциясе кысаларында Гаилә көненә “Ата-аналар кунак бүлмәсе” дигән очрашу кичәсе үтте. Чара барышында “Эмоциональ үсеш”, “Гаилә кыйммәтләре” темалары буенча фикер алышынды. Катнашучылар эмоциональ күнекмәләрне формалаштыру, гаиләдә ачыктан ачык сөйләшү буенча әңгәмә кордылар. Балалар да, әниләр дә гаилә кыйммәтләре, бәйрәмнәре, гореф-гадәтләре турында сөйләделәр. Балалар әниләр турында җыр бүләк иттеләр. Чара күмәкләп тематик җыр башкару белән тәмамланды.