"Җиңү һәрберебезнең күңелендә яши" - митинг – концерт

2025 елның 10 мае, шимбә

Югары Шытсу, Түбән Шытсу авыл мәдәният йортлары, Елыш авыл клубы, Югары Шытсу китапханәсе хезмәткәрләре Түбән Шытсу төп мәктәбе белән 8 майда Җиңү көненә оештырган  митинг – концерт "Җиңү һәрберебезнең күңелендә яши" дип аталды. Бәйрәмгә тыл ветераннары, сугыш чоры балалары чакырылган иде, шулай ук авыл халкы да җыелды. Катнашучыларны Җиңү көне белән Шытсу авыл җирлеге башлыгы Мәүлетов Б.М., район администрациясеннән килгән вәкил – Саба муниципаль районы мәгариф идарәсе җитәкчесе Шакиров И.Ф. котлады. Шулай ук Түбән Шытсу авылы имамы да үзенең изге теләкләрен җиткерде. Укучылар, мәдәният хезмәткәрләре, үзешчән сәнгатьтә катнашучылар башкарган биюләр, сугыш чоры, безнең заманның тынычлык, дуслык турындагы җырлары, шигырьләр беркемне дә битараф калдырмады. Сугыш кырында ятып калган авылдашлар һәм тыл ветераннары һәйкәлләренә чәчәкләр, веноклар салынды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International