«Тоя алам» - яшүсмерләрнең эмоциональ белемлелеген үстерүгә юнәлдерелгән бөтенроссия проекты. Шушы проект кысаларында 4 апрель көнне Югары Шытсу мәдәният йорты хезмәткәрләре “Тоя алам” дигән түгәрәк өстәл оештырдылар. Чара барышында оптимистлык, кеше хәленә керә белү, илһамлану, бүгенге тормыш кебек кыйммәтләр һәм эмоцияләр турында сөйләшенде. Шулай ук катнашучылар картиналар буенча үзләренең тирәлекләрен сайладылар, ни өчен икәнен һәм эмоцияләрен, хисләрен аңлаттылар. Үзеңнең һәм башкаларның хисләрен тоя белү – гармонияле шәхес формалашуга мөһим адым булып тора. Мондый түгәрәк өстәлләр яшүсмерләрне уйларга, үз фикерләрен анализларга, исбатларга өйрәтә.