“Җиңү җырлары” - патриотик сәгать

2025 елның 10 мае, шимбә

   Бөек Ватан сугышы елларында җыр солдатларны көрәшкә әйдәгән, ял вакытларында җылыткан, кайгыда юаткан, яшәргә көч биргән. Сугыш турындагы җырлар – безнең хәтер. Ул җырлар буыннан буынга күчеп килеп, халыкның батырлыгы турында истә тотарга чакыра. Югары Шытсу мәдәният йортында 8 май көнне үткән “Җиңү җырлары” дигән патриотик сәгатьтә нәкъ шушы турыда сүз барды. Чара ахырында катнашучылар сугыш елы җырларын, Җиңү җырларын башкардылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International