1 октябрь көнне Олы Нырты мәдәният йортында Чабья Чурчи авыл клубы белән берлектә, өлкәннәр көне уңаеннан-"Бер җылы сүз җитә күңелгә" дип исемләнгән бәйрәм кичәсе булып узды.Бәйрәмгә төрле олкәләрдә эшләп, лаеклы ялга чыккан өлкәннәр җыелган иде.Аларнын гомер юллары төрле елларга туры килгән. Тормышның ачысын- төчесен татыган өлкәннәребез- зур ихтирамга, хөрмәткә лаек кешелэр. Олы Нырты мәдәният йорты, Язлы Арташ авыл клубы мәдәният хезмәткәрләре әлеге чарага зурлап әзерләнделэр. Авыл җирлеге башлыгы СафаргалиевР.Зның чыгышы, Лесхоз мәктәбе укучыларның, Олы Нырты “Миләшкәй” балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар әбиләрен бәйрәм белән котлап ,матур җырлар, биюләр башкаруы бәйрәмне тагын да бизәп җибәрде. Өлкәннәр үзләре дә әлеге бәйрәмгә җырлар, биюләр, шигырьләр әзерләп алып килгәннәр. Бүгенге бәйрәмдә, аларның мәдәният- сәнгатькә гашыйк кешелэр булулары, тагын бер кат исбатланды.Бүгендә яшьләрчә җитез, үрнәк алар безнең буын өчен. Бәйрәм чәй табыны артында, татар халкыбызның яраткан җырларын жырлап ,бер- берләре белән күрешеп- сөйләшеп, күңел ачулар белән үрелеп барды. Бәйрәм барышында,бүгенге көндә уллары махсус операциядә катнашучы егетләребезнең әниләре дә хөрмәтләнде. Өлкәннәребез әлеге бәйрәмне оештыручыларга изге теләкләрен җиткерделәр. Илләребезнең тыныч, күкләребезнең аяз булуын теләделәр
Өлкәннәр көне-ул якты һәм күркәм бәйрәм, анда без әби - бабаларыбызга аеруча игътибар бирергә тырышабыз. Өлкәннәр көне ункөнлеге кысаларында 1 октябрьдә Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре мәдәният өлкәсендә эшләп, лаеклы ялга чыккан өлкәннәрне өйләренә барып котладылар. Билгеле булганча, һәр кеше игътибарга мохтаҗ, ә өлкән кешеләр, бигрәк тә. Шуңа күрә без өлкән буын кешеләренең өйләренә барып, аларны изге һәм якты бәйрәм белән котладык. Аларга сәламәтлек, якыннарының мәхәббәтен һәм бәхет теләдек.
Кече Шыңар мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре! «Яратып һәм хөрмәт итеп» "өлкәннәр көне белән котлауларын дәвам итеп, мәдәният өлкәсендә 30 елдан артык техник персонал булып эшләгән ветеран Нигъмәтҗанова Наилә апага күчтәнәчләр, акчалата бүләк, изге теләкләр, шигырьләр һәм җырлар тапшырдылар
1 октября работники Корсабашского СДК поздравили ветерана культуры Мансурову Ф.Н. с днем пожилого человека.
Было сказано много пожелании и были вручены подарки от руководства района и отдела культуры
Кече Шыңар мәдәният йортында китапханә белән берлектә ««Безнең яшьлек – алтынга тиң»» дигән тематик кичә үткәрелде., хезмәт сөючән, гаиләләренә, балаларына, оныкларына тугрылыклы, әбиләр апалар җыелдылар. Алып баручылар җылы котлаулар белән кичәне башлап җибәрделәр. Аннары чарада катнашучылар, тормыш хәлләре турында вәгазьләр тыңладылар. Сәрия Минһаҗева башкаруында Коръән аятьләрен сокланып тыңладылар, шулай ук аятьләрне укырга һәм мөнәҗәтләрне башкарырга теләк белдерделәр. Чарада яшьлек серләре белән уртаклаштылар, киңәшләр бирделәр, характерның төп сыйфатлары турында сөйләштеләр, викторинада һәм музыкаль конкурсларда катнаштылар. Чара чәй эчү белән тәмамланды.
1 октябрь көнне Иштуган мәдәният йорты белгечләре китапханә белән берлектә Халыкара өлкәннәр көненә багышланган "Яшәү көзе алтын булсын" дигән концерт оештырдылар. Өлкән буын вәкилләре адресына җылы котлаулар яңгырады. Балалар үзләренең биюләре һәм җырлары белән кунакларны сөендерделәр. Иң яхшы концерт номерлары кунаклар өчен күңелле бүләк булды. Бәйрәмнең дәвамы булып чәй эчү булды, анда кешеләр рәхәтләнеп аралаштылар, яшьлек елларын искә төшерделәр, яраткан җырларын җырладылар, шигырьләр укыдылар, биеделәр, шаярдылар, дәртле такмаклар җырладылар. Бәйрәм атмосферасы беркемне дә битараф калдырмады. Проблемалар турында онытып һәм күңелләре белән ял итеп, барысы да бик күп уңай хис-кичерешләр алды.
Октябрь башында Өлкәннәр көненә багышланган бәйрәмне билгеләп үтү күркәм традициягә әверелде. Бу көн лаеклы, зирәк, олы яшьтә булуларына карамастан хөрмәт ителә торган, чыдам һәм чыдамлы кешеләргә багышлана.
Бүген Тенеки авыл клубында игелек һәм хөрмәт көненә багышланган «елларны санамаучылар өчен» дигән чара узды.
Чара башланыр алдыннан барлык теләүчеләр «бәрәңге могҗизасы» күргәзмәсе белән таныша алдылар.
Чара башында җыелганнарга җылы котлаулар һәм теләкләр белән мөдир мөрәҗәгать итте. Ул барлык мактаулы яшьтәге кешеләрне көзге бәйрәм белән котлады һәм барысының да якыннарының һәм туганнарының яратуы, кайгыртуы, игътибары, иминлек, нык сәламәтлек, бетмәс-төкәнмәс энтузиазм, күтәренке кәеф һәм озын гомер кичерүләрен теләде.
Өлкәннәр көне — үзенчәлекле бәйрәм! Олыларны хөрмәт итү бәйрәме.
1 октябрь көнне Өтернәс авыл клубында Өлкәннәр көне уңаеннан бәйрәм программасы узды. Бәйрәм дәвамында өлкәннәр үз адресларына чын күңелдән теләкләр ишеттеләр, үзешчәннәр. Эзмә мәдәният йорты, Пүкәл авыл клубы мәдәният хезмәткәрләре башкаруында матур җырлар яңгырады. Чәй табыны янында алар рәхәтләнеп аралаштылар, яшь чакларын искә төшерделәр. Бәйрәм атмосферасы беркемне дә битараф калдырмады. Булган борчу - мәшәкатъләрне турында онытып һәм күңелләре белән ял итеп, барысы да бик күп уңай хис-кичерешләр алды.
Бүген, 1 октябрь көнне Лесхоз мәдәният йортында өлкәннәргә хөрмәт йөзеннән «Үткән гомерем бер мизгел» дип исемләнгән концерт программасы оештырылды. Анда Лесхоз мәдәният йорты һәм китапханә, Сабабаш һәм Туктар авыл клублары, Мишә авыл җирлеге оешмалары катнашты. Хөрмәтле өлкән буын кунакларыбыз бәйрәм өстәле артында концерт карадылар. Чара башында бистә имам-хатибы Әхмәт хәзрәт һәм Мишә авыл җирлеге башлыгы Гатиятуллин А.Х. өлкән буын вәкилләренә үзләренең ихлас теләкләрен җиткерделәр. Аннары мәдәният учреждениеләре үзешчәннәре һәм Татарстанның атказанган артисты Тәслимә Низами башкарунда моңлы җырлар һәм шигъри формада котлаулар яңгырады. Кадерле өлкән буын вәкилләре! Сезгә чын күңелдән сәламәтлек, бәхет һәм озын гомер телибез! Тагын бер тапкыр Сезне бәйрәм белән!
Бүген, 1 октябрь көнне Лесхоз мәдәният йортында өлкәннәрнең игелеге һәм хөрмәте көненә багышланган «Үткән гомерем бер мизгел» концерт программасы булып узды.анда Лесхоз мәдәният йорты һәм китапханә, Сабабаш һәм Туктар авыл клублары, Мишә авыл җирлеге оешмалары катнашты. Хөрмәтле кунакларыбыз бәйрәм өстәле артында концерт карадылар. Чара башында бистә имам-хатибы Әхмәт хәзрәт һәм Мишә авыл җирлеге башлыгы Гатиятуллин А.Х. өлкән буын вәкилләренә мәдәният учреждениеләре үзешчәннәре һәм Татарстанның атказанган артисты Тәслимә Низами җылы котлаулар һәм теләкләр белән мөрәҗәгать иттеләр. Бәйрәм дәвамында өлкәннәр үз адресларына чын күңелдән нык сәламәтлек, озын гомер, яхшы кәеф теләүләрен ишеттеләр. Бәйрәм күңелгә ятышлы һәм өйдәгечә игелекле булды. Кадерле өлкән буын вәкилләре! Сезгә чын күңелдән сәламәтлек, бәхет һәм озын гомер телибез! Тагын бер тапкыр Сезне бәйрәм белән!