Балаларны зур спорт традицияләренә тарту, авылның заманча спорт корылмалары белән танышу, спортны популярлаштыру максатыннан 4 апрель көнне "Нарат"боз сараена экскурсия ясадылар. Хезмәткәрләр безне җылы каршы алдылар һәм бинаның төп боз аренасына озаттылар. Балалар сарайның төрле бүлмәләрендә булдылар, боз мәйданчыгыннан тыш, комплекста тренажер залы, медицина кабинеты, хоккейчылар өчен ашханә барлыгын белделәр, бозны чистарту машинасын күрделәр. Соңыннан рәхәтләнеп бозда шудылар. Барысы да күтәренке рух һәм уңай хис-кичерешләр алды.
Ел саен 1 апрельдә бөтен планета Халыкара кошлар көнен билгеләп үтә. Кошлар безнең табигатебезнең состав өлеше булып тора. Алар безнең тугры ярдәмчеләребез, урманнарны, кырларны, бакчаларны саклаучылар. 2 апрель көнне Чабья-Чурчи клубында «Канатлы күршеләр, канатлы дуслар»дигән танып белү программасы үткәрелде. Балаларга кошларның төрләре, аларның гадәтләре, елның төрле вакытында кешенең аларга карата сакчыл мөнәсәбәте турында сөйләделәр. Шулай ук балалар кошлар тормышыннан кызыклы фактлар, аларның кешегә нинди файда китерүе, кошлар турында ничек кайгыртырга кирәклеге, күп кошларның юкка чыгу алдында торуы турында белделәр, шуңа күрә алар Кызыл китапка кертелгән. Кышкы чорда кошларга ничек ярдәм итәргә һәм күчмә кошларны ничек каршы алырга икәнлеге, безнең төбәктәге кошлар турында җентекләбрәк сөйләштек. Төп геройлары канатлы дусларыбыз булган әсәрләрнең исемнәрен искә төшердек. Балалар кызыксынып тыңладылар һәм презентацияләрдә кошларның сурәтләрен карадылар
29 март көнне Чабья- Чурчи авыл клубында «Терроризм – җәмгыять өчен куркыныч» дигән тематик сәгать узды. Катнашучыларга террорчылык, аның төрләре һәм максатлары, террор шартларында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында сөйләнелде. Террорчылыкның методлары һәм формалары даими рәвештә киңәя баруына аерым игътибар бирделәр. Хәзер инде компьютер терроризмы турында да сөйлиләр. Балалар кешеләрнең күпләп җыела торган урыннарыннан качарга, саклык һәм гражданлык уяулыгы күрсәтергә, шулай ук шикле предметлар табылганда кирәкле гамәлләр, террорчылык акты янаган очракта үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен белделәр
28 март көнне Чабья-Чурчи авыл клубында күргәзмә оештырылды һәм "Без әкиятләр яратабыз"дигән танып белү сәгате үткәрелде. Әкият-ул балалар балачактан ук ишеткән нәрсә. Әкият бит ул һәрвакыт табышмак. Балаларның иң яраткан әкиятләрен ясарга теләвендә гаҗәпләнерлек берни дә юк. Рәсем ясау, мөгаен, балаларның яраткан шөгыльләренең берседер. Балалар әкият укырга һәм рәсем ясарга бик яраталар, алар могҗизаларга ышаналар. Рәсем ясар алдыннан мөдир әкиятләр укыды һәм балаларга төрле әкиятләргә иллюстрацияләр тәкъдим итте. Һәркем яраткан героен сайлады һәм эш кайнап торды. Барлык балалар да позитив заряд, якты хисләр алды
21 март көнне Чабья Чурчи авыл клубында «Нәүрүз – язны каршылау»исемле күңел ачу чарасы булып узды. . Нәүрүз бәйрәме-Яз һәм җылылык килү, кышкы йокыдан соң табигатьнең уянуы. Бу көнне кояш үзәге күк экваторы аша уза. Чарада катнашучылар бергәләп җырлар җырладылар, биеделәр, халык уеннары уйнадылар, яз турында табышмакларга җаваплар таптылар. Традиция буенча тәмле ботка әзерләделәр, чәй эчтеләр. Чара уңышлы узды һәм барлык катнашучыларда да якты тәэсирләр калдырды.
7 март көнне Чэбья-Чурчи клубында 8 Март Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган «Ягез эле, эбиләр!» дигэн күңел ачу программасы утте. Катнашучылар үзләренең осталыкларын күрсәтеп, халык җырларын башкардылар, зирәклек һәм тапкырлык күрсәтеп, иҗади биремнәрне бик оста башкардылар. Барлык катнашучылар да бүләкләр,ә тамашачылар узлэренэ энергия алдылар. Конкурс эбилэрнен никадэр талантлы һэм зур көчкә ия булуларын күрсәттеләр.
3 март көнне клубта Олы Нырты авыл китапханәсе белән берлектә «Авыл кайчандыр монда яшәгән һәркемне хәтерли»дип исемләнгән туган якны өйрәнү сәгате үткәрелде. Чара Кече Ватан тарихы һәм мәдәнияте белән кызыксынуны үстерүгә юнәлдерелгән иде. Очрашу кече Ватанның нәрсә булуы турында сөйләшүдән башланды. Чарада катнашучылар авылның ничек барлыкка килүен, беренче күчеп килүчеләрнең кемнәр булуын һәм монда нинди халыклар яшәвен белделәр. Алар Саба районы торак пунктлары тарихы турындагы китаплар белән таныштылар, туган авылы тарихы, академик Ә.Кәримуллин турында альбомнар карадылар, авыл һәм аның халкы турында кызыклы истәлекләр белән уртаклаштылар. Чарада катнашучылар үзләре өчен туган авылларының данлы тарихын, аның хезмәт юлын һәм уникальлеген ачтылар.
28 февральдә кышның соңгы көнендә Байлар Сабасының үзәк мәйданында «Курше» республика фестиваленең кышкы сезоны «ХӘЗИНӘ» проекты кысаларында Саба районының мәдәният бүлеге тарафыннан оештырылган «Саба ЧанаФест"фестивале булды. Әлеге иҗади чаналар бәйгесендә Олы Нырты мәдәният йорты һәм китапханәсе, Чабья Чурчи, Язлы Арташ , Олы Арташ авыл клублары мәдәният хезмәткәрләренең " Дуслык" командасы чыгыш ясады. Чанабызны " Мәдәният чанасы" дип исемләү юкка гына түгел. Бөек Тукайның 140 еллыгын һәм халыклар дуслыгын чагылдырган, татар орнаментлары белән бизәлгән чанабыз 3 урынга лаек булды.
22 февраль көнне Чабья-Чурчи авыл клубында Олы Нырты китапханәсе белән берлектә Ватанны саклаучылар көненә багышланган " Ягез эле, егетләр!"дигэн конкурс - уен программасы үткәрелде. Залда җанатарлар җыелды, алар чыгыш вакытында катнашучыларга кайнар теләктәшлек күрсәттеләр. Ярышларда «Разведчики» һәм «Пограничники» командалары катнашты. Ярышлар программасы төрле биремнәргә бай булды, аларда катнашучылар үзләренең физик һәм интеллектуаль сәләтләрен күрсәтә алдылар. Алар хәрби званиеләр турындагы белемнәрен тикшерделәр, хәрби тематика буенча сорауларга җавап бирделәр, сугышчан кәгазь чыгардылар, бәрәңге чистарттылар. Эстафетада катнашучылар үзләренең чыдамлыкларын һәм команда рухын күрсәттеләр. Биремнәрне үтәгәндә спорт белән мавыгу булды, бу исә командалар арасында сәламәт көндәшлек тудырды, залда дустанә, уңайлы шартлар тудырды. Нәтиҗәдә, чара югары эмоциональ дәрәҗәдә узды, якты тәэсирләр калдырды һәм уңай хис-кичерешләр бүләк итте. Барлык катнашучыларга да бүләкләр тапшырылды
21 февральдә бөтен дөньяда Туган тел көне билгеләп үтелә. Туган тел көне-күптән түгел генә билгеләп үтелә башлаган бәйрәм. Бу көнне һәркем үз туган теленә мөнәсәбәт турында уйланырга тиеш, без аны кирәкмәгән сүзләр белән чүпләмибезме, дөньяны дөрес сөйләмибезме. Халыкара туган тел көненә Чабья-Чурчи авыл клубында " Үз телемдә шигырь укыйм, үз телемдә сөйли алам.." дигән тематик сәгать үткэрелде һәм шул темага почмак эшләнде. Анда туган тел көненең барлыкка килү тарихы белән танышырга, туган телнең әһәмияте, дөньядагы һәм күпмилләтле Россиянең төрле телләренең күптөрлелеге, шулай ук илебез территориясендә юкка чыгучы кече халыкларның телләре проблемасы турында белергә мөмкин.