18 апрель көнне Чабья-Чурчи клубында "Тукай әкиятләре күңелемдә"дигән чара булып узды.Чара барышында балалар бөек шагыйрьнең биографиясе һәм әсәрләре белән таныштылар. Балалар Габдулла Тукайның олыларга да, балаларга да бертигез кадерле шагыйрь икәнен белделәр. Аның китаплары туган якның матурлыгын, игелеген бәяләргә өйрәтә, мәрхәмәтле, гадел һәм кыю булырга өнди.Балалар Тукай әсәрләрен кычкырып укыдылар.Шулай УК аларга үзләренең яраткан әкият геройларын сурәтләргә тәкъдим ителде.