Балаларны зур спорт традицияләренә тарту, авылның заманча спорт корылмалары белән танышу, спортны популярлаштыру максатыннан 4 апрель көнне "Нарат"боз сараена экскурсия ясадылар. Хезмәткәрләр безне җылы каршы алдылар һәм бинаның төп боз аренасына озаттылар. Балалар сарайның төрле бүлмәләрендә булдылар, боз мәйданчыгыннан тыш, комплекста тренажер залы, медицина кабинеты, хоккейчылар өчен ашханә барлыгын белделәр, бозны чистарту машинасын күрделәр. Соңыннан рәхәтләнеп бозда шудылар. Барысы да күтәренке рух һәм уңай хис-кичерешләр алды.