26 апрель көнне Чернобыль атом электростанциясендә булган авариягә 40 ел тула. Шул унайдан, 25 апрель көнне Чабья-Чурчи авыл клубында Олы Нырты авыл китапханәсе белән берлектә, чернобльчелэрнен тол хатыннары Шигабиева Эльза һәм Гыйззәтова Сәймә катнашында «Чернобыль-төзәлмәс яра» дигэн хәтер сәгате үткәрелде. Клуб мөдире Шиһабиев Р.Р. Чернобыль АЭСындагы авария масштаблары турында сөйләде, алар кеше эшчәнлегенең мөмкин булган нәтиҗәләре турында, фаҗига урынында радиация пычрануларын бетерү буенча эшләр турында анлатып китте. Авария нәтиҗәсендә һәлак булган корбаннарны һәм ликвидаторларны бер минут тынлык белән искә алдылар. Алып баручылар яшь буынга 40 ел элек булган фаҗигале вакыйгаларны һәм аларның нәтиҗәләрен искә төшерделәр, Чернобыль фаҗигасе турындагы тарихи хәтерне саклауның мөһимлеген ассызыкладылар. Һәлакәт нәтиҗәләренә каршы үзләрен кызганмыйча көрәшкәннэргэ аерым рәхмәт сүзләре җиткерелде. Чернобыль язмышларын мәңгегә үзгәрткән кешеләрнең батырлыгы һәм фидакарьлеге билгеләп үтелде. Авария нәтиҗәләрен ликвидацияләүдә катнашкан авылдашларының оныклары һәм күршеләре аларны искә төшерделәр һәм гади кешеләрнең батырлыгы турында сөйләделәр.