Бөек татар шагыйре Г.Тукайның тууына 140 ел тулуга 25 апрельдә Югары Шытсу мәдәният йорты хезмәткәрләре китапханәче белән берлектә «Шигърият дөньясында» дигән тематик кичә үткәрделәр. Кичәнең беренче өлешендә Г.Тукай сүзләренә язылган җырлар, шигырьләр яңгырады, әсәрләре сәхнәләштерелде, тематик күргәзмә белән танышылды. Икенче өлеш “Тәрҗемә ит” уены белән башланып китте. Катнашучылар 3 тур үтте. Чарада катнашучылар шагыйрь һәм туган тел турында күп кенә кызыклы һәм файдалы мәгълүмат тупладылар. Кичә “Туган тел” җыры белән тәмамланды.