Габдулла Тукай үзенең иҗаты белән үзенең исемен мәңгеләштергән, ә аның шигырьләрен бүген дә олылар да, балалар да яратып укыйлар. Кечкенәдән алып олы яшькә кадәр кешенең бөтен тормышы тел белән тыгыз бәйләнгән, бу милләтнең иң мөһим билгесе булып тора, ул милләтнең тарихы һәм мәдәнияте, гореф-гадәтләре турындагы мәгълүматларны буыннан-буынга саклый һәм тапшыра. 25 апрель көнне Иштуган мәдәният йорты белгечләре Г.Тукайның «Тукай безнең күңелләрдә»шигърият бәйрәме үткәрделәр.Балаларга шагыйрьнең авыр балачагы, тормыш юлы, иҗаты турында сөйләделәр.Кечкенә артистлар бөек шагыйрьнең шигырьләрен сөйләделәр, аның сүзләренә язылган җырлар җырладылар. "Тукай әкиятләрен уйныйбыз"дип аталган инсценировка чараның үзенчәлеге булды.Чара катнашучылар башкаруында язучының «И туган тел, и матур тел» җыры белән тәмамланды.