Чабья-Чурчи авыл клубы ел саен 1 майдан 9 майга кадәр бөтен ил буйлап уза торган "Җиңү тәрәзәләре" Бөтенроссия акциясенә кушылды. Акциядә катнашу-тәрәзәләрне бизәү генә түгел, ә илнең киләчәге хакына ут һәм су аша узучыларга тирән хөрмәт символы.. Акциядә катнашуыбыз белән Бөек Ватан сугышы геройларының, тыныч күкне бүләк итүчеләрнең барысының да истәлегенә һәм батырлыгына хөрмәт күрсәтәбез, шулай ук Россиядә иң мөһим бәйрәмнәрнең берсенең бәйрәм атмосферасын тудырабыз.