26 апрель көнне Чабья-Чурчи авыл клубында балалар өчен Габдулла Тукайның 140 еллыгына багышланган "Габдулла Тукай мәңгегә йөрәкләрдә" дигән әдәби сәгать үткәрелде. Балалар викторинада шагыйрьнең биографиясеннән алып аның танылган әсәрләренә һәм мәдәнияткә керткән өлешенә кадәр булган сорауларына җавап бирделәр. Катнашучылар үзләренең белемнәрен һәм мавыгуларын күрсәтеп, сорауларга зур кызыксыну белән җавап бирделәр! Мондый чаралар халкыбызның бай мәдәни мирасын саклап калырга һәм яшь буынга тапшырырга ярдәм итә!