3 октябрь көнне Лесхоз һәм Олы Нырты мәдәният йортлары хезмәткәрләре "Ябалакта кунакта" дип исемләнгән чираттагы театральләштерелгән экскурсия оештырдылар. Бүген Кукмара районыннан укучылар кабул иттеләр.
2 октябрь Бөтендөнья укытучылар көне уңаеннан Елыш клубы, Түбән Шытсу, Югары Шытсу мәдәният йортлары һәм Югары Шытсу китапханәсе белән берлектә "Бөек акыл статусы - укытучы" дип исемләнгән концерт программасы уздырылды. Кичәгә төрле елларда эшләгән һәм хәзерге вакытта эшләүче укытучылар чакырылды. Бәйрәм авыл җирлеге башлыгы Мавлетов Булат Миндрахман улының укытучыларга багышланган музыкаль чыгышы белән башланып китте. Мәдәният хезмәткәрләре һәм үзэшчәннәре катнашында җыр, бию, нәфис сүз һәм театраль өзекләр белән кичә бик күңелле узды. Соңыннан бәйрәм чәй табыны артында дәвам итте.
2 октябрь көнне Эзмә мәдәният йортында Өлкәннәр көне уңаеннан «Алтын яшебезне данлыйбыз» дип исемләнгән музыкаль кичә үткәрелде. Бәйрәм дәвамында өлкәннәр үз адресларына ихлас теләкләр ишеттеләр, алар өчен үзешчәннәр һәм Отернәс, Пукәл авыл клублары башкаруында яраткан җырлар яңгырады. Чәй эчкәндә алар рәхәтләнеп аралаштылар, яшь чакларын искә төшерделәр. Бәйрәм атмосферасы беркемне дә битараф калдырмады. Проблемалар турында онытып һәм күңелләре белән ял итеп, барысы да бик күп уңай хис-кичерешләр алды. Кичә дуслар белән очрашырга, бер-береңә яхшы кәеф белән уртаклашырга менә дигән сәбәп булды.
Өлкәннәр көне унаеннан Олы Нырты мәдәният йорты- " Хөрмәт итик өлкәннәрне" акциясе рамкасында , үзебезнен мәдәнияттә эшләп чыккан ветераннарыбызга котлаулар оештырды.Бүген районыбызда, Саба район мәдәният бүлеге оештырган очрашуда , озак еллар мәдәният өлкәсендә эшләп, лаеклы ялга чыгучылар хөрмәтләнде. Олы Нырты , Урта Нырты клубларында эшләгән Сабитова Әлфия, Аглямова Рамзия , Хафизова Рузалия апалар бу бәйрәмнең кунаклары булдылар. Без үз чиратыбызда аларны " Гаилә" паркына сәяхәткә алып бардык. Каримова Гөлбикә апаның өендә булып , аңа да котлау сүзләре һәм бүләкләр җиткерелде. Мәдәният ветераннары безнең киңәшчеләребез һәм остазларыбыз. Һәрвакыт йөзләрдән елмаю китмәсен иде.
Октябрь башында Өлкәннәр көненә багышланган бәйрәмне билгеләп үтү күркәм традициягә әверелде. Бу көн лаеклы, зирәк, олы яшьтә булуларына карамастан хөрмәт ителә торган, чыдам һәм чыдамлы кешеләргә багышлана. Мөгаен, нәкъ менә шуңа күрә бәйрәм чаралары еш кына атна дәвамында, хәтта озаграк та уздырыла.
Өлкәннәр көне-чиста һәм якты бәйрәм, әти-әниләребез, ди-бабаларыбыз бәйрәме. Бу бәйрәм җәмгыятькә генә түгел, туганнарга да кайгыртучанлык һәм игътибар таләп итүче кешеләрнең янәшәдә яшәвен искә төшерә. Бу көнне үткәрелә торган бәйрәм чаралары ветераннарга рухи ял итәргә, аралашырга, ялгызлыкны җиңәргә мөмкинлек бирә.2 октябрь көнне Корсабаш мәдәният йортында сулы авыл мәдәният йорты һәм китапханә белән берлектә "Икенче сулыш" исемле интеллектуаль концерт булып узды . Өлкән буын вәкилләренә музыкаль котлауларны үзешчән артистлар җиткерде. Бәйрәм дәвамында өлкәннәр үз адресларына чын күңелдән нык сәламәтлек, озын гомер, яхшы кәеф теләүләрен ишеттеләр.
Өлкәннәр көненә багышланган бәйрәм 1 октябрь көнне билгеләп үтү күркәм традициягә әйләнде. Өлкәннәр көне - чиста һәм якты бәйрәм, әти-әниләребез, әби-бабаларыбыз бәйрәме. Бу бәйрәм җәмгыятькә генә түгел, якыннары янында кайгырту һәм игътибар таләп итүче кешеләр яшәве турында да искә төшерә. Бу көнне үткәрелә торган бәйрәм чаралары рухи ял итәргә, аралашырга, ялгызлыкны җиңәргә мөмкинлек бирә. “Гөмер көзлеменә ямь өстәп, килик әле яшьлеккә” дигән исем астында 02 октябрь көнне Ике басу Арташ мәдәният йортының китапханә һәм Өчнаратавыл клубы белән берлектә, Олы Арташ төп гомуми белем бирү мәктәбе катнашында, матур, зирәк, мактаулы яшьтәге, иң мөһим, иң кирәкле, уңайлы, җайлы һәм иң якын кешеләребез өчен музыка кичәсе узды! Чара кунаклары үз адресларына нык сәламәтлек, озын гомер, яхшы кәеф теләп калдылар. Бәйрәм белән Арташ авыл җирлеге башлыгы Мөхәрләмов Рөстәм Илсур улы котлады. Концерт барышында барысы жаннары белән ял итте.
2 октябрьдә Лесхоз өлкәннәр интернат-йортында Өлкәннәр көненә багышланган бәйрәм концерты булды. Бу олы яшьтәгеләргә хөрмәт һәм рәхмәт белдерү көнендә Лесхоз мәдәният йорты, китапханә һәм Сабабаш авыл мәдәният йорты үзешчәннәре чыгыш ясады. Картлар һәм инвалидлар йортында тәрбияләнүчеләр безнең мәхәббәткә, кайгыртуга һәм игътибарга мохтаҗ. Программа дәвамында социаль хезмәт алучылар Саба муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Баһманов Марат Мансур улыннан, халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Гайнетдинова Лилия Нургаян кызыннан, Казан шәһәре волонтерларыннан, директор Равилин Рөстәм Равил улыннан һ. б. чын күңелдән нык сәламәтлек һәм актив озын гомер теләүләрен, ышаныч, өмет теләүләрен ишеттеләр. Концерт программасы бай эчтәлекле булды, кунаклар шигырьләр, күңелгә үтеп керерлек җырлар тыңладылар. Бәйрәм бик күңелле һәм җылы булды.
2 октябрь көнне Шәмәрдән мәдәният йорты каршындагы «Тулган ай» фольклор коллективы Татарстан Республикасы ветераннары арасында «Балкыш» («Сияние») VIII Республика үзешчән башкаручылар фестивалендә катнашты. Коллектив Казан шәһәренең Татар дәүләт филармониясендә «Хәтфә» композициясе белән чыгыш ясады. «Балкыш» фестивале Татарстан Республикасы ветераннары иҗтимагый оешмасының Республика Советы тарафыннан оештырылган һәм бер сәхнәгә төрле милләт, төрле дин вәкилләрен, төрле жанрдагы сәнгать сөючеләрне җыя. Биредә тел һәм мәдәни колорит сакланып калган, иң яхшы халык традицияләре сакланып калган. Концертта төрле еллардагы фестиваль лауреатлары чыгыш ясады. Сәхнәдән халык җырлары, Хәзерге композиторларның әсәрләре һәм инструменталь музыка яңгырады.
1 октябрь көнне Шекше мәдәният йортында Өлкәннәр көненә багышланган "Өлкәннәребез сезнең өчен!» кичәсе узды. Программа ике өлештән торды, беренчесендә «Акчарлак» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр, Шекше төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары, Шекше мәдәният йорты үзешчәннәре концерты булды. Тантананың икенче өлеше бәйрәм табыны артында дәвам итте. Кунаклар җырлар җырладылар, уеннарда һәм конкурсларда катнаштылар, хатирәләрен сөйләделәр, оештыручыларга рәхмәт белдерделәр. Чараны оештыручылар: балалар бакчасы, Шекше мәктәбе коллективлары, укучылар, Шекше мәдәният йорты һәм авыл китапханәсе, спонсор «Игенче»ҖЧҖ