Балалар очен Яна ел чыршысы бэйрэме

2026 елның 10 гыйнвары, шимбә

Яңа ел-иң яраткан һәм күптән көтелгән бәйрәм. Ә балалар өчен, Яңа ел – ул чын әкият, тылсым һәм бик күп сюрпризлар! 10 январь көнне Курсабаш мәдәният йортында балалар өчен яңа ел чыршысы үткәрелде. Клубта балаларча көлү һәм шатлык хөкем сөрде. Балаларга күңелсезләнергә туры килмәде. Алар әкият дөньясына, күңелле һәм мавыктыргыч дөньяга юл тоттылар, анда үзләренең җитезлеген һәм тизлеген күрсәтә алдылар. Уеннарда балалар бик теләп катнаштылар. Чара җылы, күңелле һәм дустанә атмосферада узды. Барысы да яхшы күтәренке кәеф һәм күтәренке рух алды. Уеннарда һәм конкурсларда катнашканнары өчен балалар призлар алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International