Авыл клубында балалар өчен тере чәчәкләрдән аппликация ясау буенча мавыктыргыч мастер-класс узды.Балалар бик шатландылар!
Без төрле чәчәкләр һәм яфраклар кулланып матур композицияләр булдырдык. Балалар үзләренең уникаль эшләрен иҗат иткәндә зур фантазиялэрен күрсәттеләр.
Тере чәчәкләрдән аппликация балалар өчен бик яхшы шөгыль булды.
24 июнь көнне Сулэ авыл клубында "Фоамираннан резинкалар"мастер-класс үткәрделәр.Чәч өчен матур резинка-кечкенә кызның матди мәхәббәте объекты. Үз кулларың белән эшләнгән чәч резинкасы икеләтә яратылачак. Теләсә кайсы баланың мөстәкыйль рәвештә нәрсәдер булдырасы килә.Фоамираннан Ромашкалы чәч резинкалары чын-чынлап балалар бизәге булып чыкты - шундый ук күңелне нечкәртә торган һәм нәфис.
Чара барышында сугыш башлануы, совет кешеләренең батырлыгы,сугыш балалары һәм илнең ничек нык торуы һәм җиңүе турында сөйләделәр. Безнең авылдашларыбыз геройлар турында сөйләдек. Һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар.
17 июнь көнне авыл клубында табигатькә экскурсия үткәрелде.Әлеге чараның максаты туган табигатькә мәхәббәт һәм сакчыл караш тәрбияләү, шулай ук җәйге каникул вакытында укучыларның актив ялын оештыру иде. Табигатькә Экскурсия балаларны экологик тәрбияләүнең мөһим өлеше булып тора. Сәфәр вакытында балаларга кошлар сайравын күрү һәм ишетү мөмкинлеге бирелде, биеклектән туган авылларының матурлыгына сокланып карап тордылар, каен җиләге белән сыйландылар, ромашка җыйдылар. Кызлар ромашкадан такыя үрделәр. Үрү вакытында балаларга венок үрү белән бәйле халык традицияләре турында сөйләделәр, үрү һәм детальләрне тоташтыру ысуллары күрсәтелде.
14 июнь көнне авыл клубында балалар өчен «уен көне» уен программасы үтте. Балачак- бик матур чор, кояш зур булып тоела, йолдызлар яктырак балкый. Йөрәк тибә, җыр ага, хыяллар тормышка аша. Балачак тәэсирләре еш кына гомер буе хәтердә кала. Балачак-ул иң кайгысыз һәм бәхетле вакыт. Һәм һәркем бу гаҗәеп игелек һәм могҗизалар дөньясын озайтырга хыяллана. Бу матур көнне балалар теннис, бильярд уйнадылар.
12 июнь көнне Сулэ авыл клубында Россия көненә багышланган танып белү сәгате үткәрделәр. Алып баручы балаларга әлеге бәйрәмнең барлыкка килү тарихы, Россиянең төп символлары: гербы, флагы,гимны, аларны булдыру тарихы, Россиянең дәүләт символларына ихтирамлы мөнәсәбәт кирәклеге турында сөйләде. Чарага велоузыш һәм Россия гимны җыры өстәлде.
9 июнь көнне Сулэ авыл клубында әдәби сәгать үткәрделәр. Аның барышында "А.С. Пушкин биографиясе"видеопрезентациясе тәкъдим ителде. Шулай ук А.С. Пушкинның танылган шигырьләрен дә искә алдык. Чарага язучының әкиятләреннән рәсемнәр конкурсы өстәлде.
Балачак-ул иң кайгысыз һәм бәхетле вакыт. Һәм һәркем бу гаҗәеп яхшылык һәм могҗизалар вакыты мөмкин кадәр озаграк дәвам итүен тели. Шуңа күрә балаларны яклау көненең җәй башына — елның иң яраткан вакытына туры килүе гаҗәп түгел.1 июнь көнне Сулэ авыл клубы, Курсабаш авыл мәдәният йорты китапханә белән берлектә күңел ачу программасы оештырдылар. Балалар чын күңелдән уеннар уйнадылар, шигырьләр укыдылар, талантларын күрсәттеләр. Уңай хис-кичерешләр диңгезе алдык. Ахырда барлык балаларга да истәлекле бүләкләр тапшырылды.
28 май көнне Сулэ авыл клубы, Курсабаш авыл мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре, авыл активистлары белән бергәләп, "Сабантуй"милли бәйрәмен үткәрү өчен бүләкләр җыйдылар. Авыл урамнары буйлап гармун астында татар халык җырлары җырланды, халык традиция буенча алдан әзерләнгән бүләкләр тапшырды, дәртләнеп җырлады, биеде, ел уңышлы, тыныч һәм бәхетле булсын дип теләкләрен җиткерде.
8 майда Сулэ авыл клубында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгына багышланган «Җиңү мае» бәйрәм концерты булды.Концертны Сулэ авыл клубы, Курсабаш авыл мәдәният йортлары һәм китапханә хезмәткәрләре үзешчәннәр белән берлектә оештырдылар.
Барлык катнашучыларга котлау сүзләре белән Курсабаш авыл җирлеге башлыгы Гыймадиев А.Р. мөрәҗәгать итте.
Барлык җыелганнарга мөрәҗәгатендә ул билгеләп үткәнчә, Җиңү көне — һәрберебез өчен изге бәйрәм, һәм без, үз илебезнең бүгенге гражданнары, Җиңү истәлеген, Җиңү көнен бәйрәм итү традицияләрен киләчәк буыннарга тапшырырга тиеш!
Бу чара авыл халкы һәм кунакларга чын бүләк булды. Концерт программасына сугыш еллары җырлары һәм биюләре кертелгән иде.
Һәрбер чыгыш аерым бер осталык һәм күңел күтәренкелеге белән башкарылды, бу исә бер генә тыңлаучыны да битараф калдырмады.Бу бәйрәм концерты Россия батырлыгын мәңге истә тотачак кешеләргә багышлана.