Ел саен беренче сентябрьдә матур, шау - шулы Белем көне-Беренче сыйныф укучылары, шулай ук парта артына беренче генә утырмаучылар һәм озын, ләкин кызыклы, ачышлар белән тулы белем юлы буйлап чираттагы адымны ясаучылар бәйрәме билгеләп үтелә. Бу бәйрәм көнендә 1 сентябрьдә Сулэ авыл клубы , Коурсабаш мәдәният йортлары, китапханә, Түбән Утар авыл клубы хезмәткәрләре Курсабаш интернат мәктәбе укучылары өчен «Лентяйкин мәктәпкә бара»дигән әкияти программа әзерләделәр. Мәдәният хезмәткәрләре укучыларны яңа уку елы башлану белән котладылар һәм аларга сәламәтлек, укуда уңышлар һәм яхшы билгеләр теләделәр.