Бүген без, яшь рәссамнар буларак, көзге кәефләребез белән уртаклашырга һәм үз көзебез турында сөйләргә тырышып карадык. Балалар үзләренең фантазияләрен күрсәттеләр, сәләтләрен ачтылар һәм көзге табигать матурлыгын ачык төсләр белән күрсәттеләр. Балалар тырыштылар, көзне һәм буяуны сурәтләүнең төрле ысулларын сайладылар. Көзге рәсемнәр күптөрле, чөнки балалар идеяләре һәм фантазияләре чикләрне белми.