17 сентябрь көнне авыл клубында «Ватан Геройлары көне»әңгәмәсе үткәрелде. Ватан тарихы белән таныштырдык. Бөек Ватан сугышында һәлак булган батыр якташларыбыз турында сөйләделәр. Әлеге чараның максаты яшь буынга илебезнең данлы үткәне турында тагын бер кат искәртү, Ватан хакына үз гомерләрен биргән геройлар өчен горурлык хисе тәрбияләү иде. Без бүген дә хәрби бурычларын намус белән үтәгән һәм Ватанга чын тугрылык үрнәге күрсәткән солдатларыбыз белән горурланабыз.