16 август көнне авыл клубында Россия Федерациясе Дәүләт флагы көненә багышланган "РФ флагы турында без нәрсә беләбез" дигән исем астында видеосэгать үткәрделәр. Балалар Россия флагының барлыкка килү тарихын, флагның нинди төсе нәрсәне аңлата икәнен белделәр. Аннары балалар, үзләренең зирәклекләрен һәм эрудицияләрен кушып, сорауларга җавап бирделәр, табышмакларга җаваплар таптылар, бу темага мәкальләр төзеделәр, шулай ук күңелле эстафетада катнаштылар: «Ак, зәңгәр, кызыл» - велоузышта.