27 сентябрьдә Курсабаш авылында чишмә ачу тантанасы булды. Чишмәне ачу тантанасында авыл халкы һәм күпсанлы кунаклар катнашты. Курсабаш авылындагы чишмә күптәннән, авылга нигез салынганнан бирле билгеле.
Бүген чишмә Чиста су чыганагы гына түгел, күзләрне сөендерә торган ял итү урыны да булып тора. Яңартылган чишмәне ачу барлык халык өчен тагын бер этәргеч булыр, бу искиткеч тарихи-мәдәни объект безнең авылның мәдәни байлыгы булып тора. Барысы да матур итеп эшләнгән,бирегә су алу өчен генә түгел, ә эстетик ләззәт алу өчен дә уңайлы. Чара азагында килгән һәркем салкын чишмә суын эчә алды, тәмле һәм хуш исле камыр ризыклары белән чәй эчәргә чакырылды.Үзешчән сәнгать артистлары кунакларны күңелле җырлары белән сөендерде.