Олкэннэр коненэ багышланган концерт

2025 елның 1 октябре, чәршәмбе

1 октябрь көнне Сулэ авыл клубында, Курсабаш мәдәният йорты һәм китапханә белгечләре белән берлектә, Өлкәннәр көненә багышланган бәйрәм концерты үткәрелде.Концерт башында кунакларны әлеге искиткеч бәйрәм белән Курсабаш авыл җирлеге башлыгы Гимадиев А.Р. котлады.Олкән буын вәкилләренә музыкаль котлаулар үзешчән сәнгать артистлары җиткерде. Бәйрәм дәвамында өлкәннәр үз адресларына чын күңелдән нык сәламәтлек, озын гомер, яхшы кәеф теләүләрен ишеттеләр.Тамашачылар бик рәхәтләнеп җырладылар һәм яраткан көйләренә биеделәр. Бәйрәм концерты тормышның дәвам итүен һәм теләсә кайсы яшьтә аның матур һәм кызыклы булуын тагын бер кат исбатлады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International