Яңа ел балаларның гына түгел, өлкәннәрнең дә яраткан бәйрәме. 9 январь көнне Байлар Сабасының үзәк мәйданында Югары Шытсу, Түбән Шытсу мәдәният йорты, Югары Шытсу китапханәсе хезмәткәрләре “Яңа ел ритмында” дигән күңел ачу программасын кызыклы итеп үткәрергә тырыштылар. Бәйрәм буе җырлар яңгырады, биюләр оештырылды, һәркем уеннарда, конкурсларда катнашты, җиңгән катнашучылар Кыш бабай капчыгыннан баллы күчтәнәчләргә һәм бүләкләргә ия булдылар. Бәйрәм бик күңелле үтте, һәркемгә ошады.