Равил Сабыр «Сигезле бию»

2026 елның 24 мае, якшәмбе

24 май көнне Кече Шыңар мәдәният йортында Равил Сабыр пьесасы буенча «Нур» халык театры, «Сигезле бию» спектакле күрсәтелде. Шәһәр читендәге фатирларның берсенә очраклы рәвештә җыелган хатын-кызлар мәхәббәт, яшьлек хаталары, ялгызлык, күңел ярасы турында сүз кузгаталар. Бу төшенчәләргә төрле карашлы, төрле характердагы барлык хатын-кызлар омтыла, шул ук вакытта барысы да бәхетле булырга хыяллана. Һәвәскәр үзешчәннәр һәр рольне бирелеп уйнадылар, тамашачыларга күңелләренең бер өлешен бүләк иттеләр

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International