Тылсымлы, сихри кыш хөкем сөргән әкиятләр дә бар.. Бөек язучылар иҗат иткән әкиятләр безне тылсымлы дөньяга алып китә, анда яхшылык һәрвакыт җиңә, ә яманлык һәрвакыт җәзага тартыла! Ә балалар кышкы әкиятләрне һәм әкият геройларын яхшы беләләрме? 9 январь көнне Иштуган мәдәният йорты белгечләре «Бер кар бөртеге, ике кар бөртеге» дигән викторина үткәрделәр . Балалар кышкы әкиятләр дөньясына кызыклы сәяхәт ясадылар: «Морозко», «Снегурочка», «Два Мороза», «По-щучьему веленью», «Снежная королева», «Серебряное копытце», «Госпожа метелица», «Лисичка-сестричка и серый волк». Ә әдәби сәяхәт берничә биремне үз эченә алды: «Әкиятне табып бир», «Әйлән-бәйлән кышкы әкиятләр», «Рәсемне тап», «Әкият хаталары».«Кышкы әкиятләр» конкурсында Яңа ел һәм кышкы темага әдәби әсәрләр санап киттеләр. Вакыйгалар кыш көне барган әкиятләрне искә төшердек.Тасвирлама буенча әкият геройларын таныдылар, пазллар җыйдылар. Катнашучылар кышкы табышмакларга, викторина сорауларына бердәм җавап бирделәр. Балалар күңелле һәм мавыктыргыч итеп вакыт уздырдылар, уңай хис-кичерешләр һәм призлар алдылар.