"Яңа ел, күңел ачырга чакыра!" - уен сәгате

2026 елның 10 гыйнвары, шимбә

10 январь көнне Лесхоз мәдәният йортында китапханә белән берлектә " Яңа ел, күңел ачуга барысын да чакыра!" дип исемләнгән уен сәгате үтте. Балаларга кунакка Кар Кызы һәм күңелле Клоун килде. Ике командага бүленеп, балалар бер-берсе белән күңелле уеннарда һәм конкурсларда көч сынаштылар. Башта балалар бәйрәм кунаклары белән биеделәр һәм җырладылар. Чарада катнашучылар «максатка тап», «кар бөртекләре җыеп ал», "Тылсымлы калфак" һ.б. конкурсларда үзләрен күрсәтә алдылар. Программа ахырында балалар лотереясе үткәрелде. Чарада ата-аналар да катнашты, алар балалары өчен яңа ел теләкләре белән чыгыш ясадылар. Каникулларның соңгы көннәре менә шулай кызык һәм күңелле үтте. Конкурслар үткәргәндә ярыш моменты булуга карамастан, күңелле һәм дустанә атмосфера сизелә иде. Барлык катнашучылар да күтәренке кәеф һәм күтәренке рух алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International