10 гыйнварда Сулэ авыл клубы территориясендә "капка янында Яңа ел"уен программасы уздырдылар. Балалар уйнау, күңел ачу өчен кышкы күңел ачуларга жыелдылар да күңелле һәм мавыктыргыч дөньяга элэктелэр,анда үзләренең җитезлеген, тизлеген һәм чыдамлыгын күрсәтә алдылар.Алар уеннарда һәм "гол кертегез", "иң төз", "кем тизрәк" конкурсларында бик теләп катнаштылар. Актив катнашучыларның барысы да татлы призлар алды. Кыш көне ачык һавада хәрәкәтчән уеннар һәм күңел ачулар балаларга зур шатлык китерә һәм аларның сәламәтлегенә бәяләп бетергесез файда китерә.