«Чыршы янында Яңа ел уеннары»чарасы

2026 елның 9 гыйнвары, җомга

8 гыйнварда Байлар Сабасы шәһәр тибындагы бистәсенең үзәк мәйданында Иштуган мәдәният йорты һәм китапханәсе,Шекше мәдәният йорты һәм китапханәсе, Сәрдә авыл клублары хезмәткәрләре оештырган чын бәйрәм рухы хөкем сөрде. Кечкенә кунакларны «Чыршы янында Яңа ел уеннары» мавыктыргыч чарасы көтте. Яраткан геройлары белән бергә балалар  Яңа ел сәгатьләре өчен югалган саннарны эзләргә киттеләр. Алардан башка бәйрәм башланып китә алмас иде, чыршы бизәлмичә, бүләкләр бирелмичә калыр иде.Күңелле уен барышында, тылсымлы конвертлардан биремнәр башкарып, балалар һәм аларның ата-аналары, Кар Кызы , Кыш бабай һәм башка әкият персонажлары җитәкчелегендә, онытылмаслык бәйрәм оештырдылар. Яшь талантлар үзләренең сәләтләрен шатланып күрсәттеләр: шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар, биюләр башкардылар, шуның өчен Кыш Бабайдан лаеклы бүләкләр алдылар.Бәйрәм рухы күңелле стартлар белән дәвам итте. Чарада катнашучыларның барысы да саф һавада күңел ачтылар, күңел күтәренкелеге алдылар

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International