"Кышны ясыйбыз"- рәсем конкурсы

2026 елның 8 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Елның иң гаҗәп, иң гүзәл фасылы-Кыш – Кыш - ул һәрвакыт балалар өчен бәйрәм. Бу чанада шуу да, кар бабайлары ясау да, кар ату уеннары да. Ә тагын бу вакытта рәсем ясарга, рәсемнәрне буярга мөмкин, чөнки рәсем ясау-балаларның яраткан шөгыльләренең берсе. 7 январь көнне Чабья-Чурчи авыл клубында "Кышны ясыйбыз"дип исемләнгән рәсем конкурсы үткәрелде. Барлык катнашучылар да үзләренең фантазияләрен һәм иҗади потенциалларын күрсәттеләр. Клуб мөдире балаларга актив катнашулары өчен рәхмәт белдерде һәм барысына да сәламәтлек, бәхет теләде һәм барысын да тәм-томнар  белән сыйлады. Конкурстан соң төрле хәрәкәтле уеннар үткәрелде

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International