"Әкият геройлары илендә Яңа ел маҗаралары"-сәяхәт уены чарасы

2026 елның 9 гыйнвары, җомга

9 гыйнварда Сулэ авыл клубында "Әкият геройлары илендә Яңа ел маҗаралары"сәяхәт уены чарасы уздырылды.Әкиятләрне барлык балалар да ярата: тылсым һәм маҗаралар мавыктыра, күңел ача һәм яхшылыкка һәм гаделлеккә өйрәтә. Һәм, әлбәттә, кышкы каникул көннәрендә әкиятләрсез булмый. Алып баручы балаларга яраткан китаплары битләре буйлап сәяхәт итәргә һәм яраткан геройларында кунакта булырга тәкъдим итте. Балалар яңалары белән таныштылар һәм иске әкиятләрне искә төшерделәр.Аннары алар өчен «яраткан әкиятләр әйлән – бәйлән» уен-викторинасы үткәрелде. Балалар әкиятләрне һәм әкият персонажларын актив таптылар.Соңыннан без балалар белән төрле уеннар,конкурслар уйнадык.Күңелле вакыт уздырдык.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International