ЯҢАЛЫКЛАР


10
октябрь, 2025 ел
җомга

10 октябрьдә Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районында «Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче халыклар вәкилләре Ассамблеясе» төбәк иҗтимагый оешмасы советының күчмә утырышы булды. «Халыклар дуслыгы» Ассамблеясенең Саба районы буенча вәкиллеге җитәкчесе Шәмәрдән мәдәният йорты мөдире Г.М. Әхмәтшина әлеге чарада актив катнашты.

Тэги: Шәмәрдән мәдәният йорты

10 октябрь көнне Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм китапханәче Балтач гимназиясенең 1 класс укучылары өчен "Ябалак янында кунакта" дигән театральләштерелгән тамаша күрсәттеләр. Кунаклар төрле әкият геройлары белән очраштылар, мини-зоопаркта булдылар, Убырлы карчыкның төрле биремнәрен үтәделәр. Барысы да бик күп уңай хис-кичерешләр алды һәм сәяхәттән бик канәгать калдылар.

Тэги: Лесхоз мәдәният йорты

9
октябрь, 2025 ел
пәнҗешәмбе

9 октябрь көнне Эзмә мәдәният йортында «Оста куллар» өлкән буын катнашучылары белән «Көзге чәчәкләр»исемле иҗат остаханәсе булып узды. Көз — елның гаҗәеп вакыты, табигать безгә иҗат өчен бик күп материаллар бүләк итә. Бу вакытта күркәләр аеруча кызыклы-алар төрле зурлыкта, формада һәм төсмердә була, бу аларны оригиналь букетлар ясау өчен идеаль материал итә. Бүген, Өлкәннәр декадасында, өлкәннәр белән табигый материаллардан үзенчәлекле матур чәчәк бәйләме ясадык. Мондый чәчәк бәйләме интерьерның оригиналь бизәге һәм көзге табигать матурлыгы турында искә төшерү булачак. Аны үз кулларыбыз белән иҗат итеп, иҗат процессыннан ләззәт алдык.

Тэги: Эзмә мәдәният йорты

Традиция буенча бәйрәм көннәрендә ,өйдә күңелсез булганда, авыл мәдәният йортында без ял кичәләре яки утырмалар үткәрәбез. Теләге булган һәркем дуслары белән аралаша һәм өй мәшәкатьләреннән ял итә ала. 9 октябрь көнне Олы Нырты мәдәният йорты хезмәткәрләре ,авыл китапханәсе белән берлектә, «Көзге кич безгә бик күңелле булды.." дигән исем астында кич утыру оештырдылар.Әлеге чарада кунаклар һәм авыл халкы катнашты. Табышмаклы шаян номерлар, күңелле конкурслар, җырлар, биюләр әзерләнде. Дустанә атмосферада программада катнашучылар борынгы җырлар җырладылар, көнкүреш әйберләре турындагы табышмакларга җаваплар бирделәр, мәкальләр һәм әйтемнәрне искә төшерделәр. Безнең әби-бабаларыбызның озын кичләренничек  үткәрүләре турында сөйләштеләр. Кичәдә катнашучылар активлык күрсәтеп кенә калмадылар, бер-берсенә бәйрәм кәефе дә бүләк иттеләр. Вакыт күңелле һәм сизелмичә үтеп китте, бу кич утыру үзе турында җылы истәлекләр калдырды.

Тэги: Олы Нырты авыл мәдәният йорты

Олы Арташ авыл клубында балалар белән “Сәламәт яшәү рәвеше” дигән темага бик мөһим әңгәмә узды. Кызыктыргыч аралашу барышында балалар дөрес туклануның, даими физик йөкләнешләрнең әһәмияте турында бик күп файдалы мәгълүмат белә алдылар, һәм көн режимын үтәү - һәр бала сәламәтлегенең төп өлешен тәшкил итә. Шуны да истә тотарга кирәк: сәламәтлегеңне кайгырту - күңелле һәм кызык! 

 

Тэги: Олы Арташ авыл клубы

Көзге чор табигатьтә генә түгел, кеше тормышында да бар – ул зирәклек һәм зур тормыш тәҗрибәсе.2025 елның 1 октябреннән 10 октябренә кадәр Россиядә Халыкара өлкәннәр көненә багышланган традицион Өлкәннәр декадасы уза.

Өлкән буын кешеләренә тирән ихтирам һәм игътибар йөзеннән, Яңа Мичән мәдәният йорты хезмәткәрләре лаеклы ялда булган хезмәттәшләрен изге һәм якты бәйрәм – Өлкәннәр көне белән котладылар, барысына да сәламәтлек, бәхет һәм иминлек теләделәр. Олы яшьтәге кешеләрнең ягымлы күзләренә карап, аларның оптимизмына, яшәгән һәр көненә шатлануына һәм яшәгән еллары өчен рәхмәтле булуына хәйран каласың. Алар үзләренең якыннарына, әйләнә-тирәдәге кешеләргә күңел җылысы бүләк итәләр. Мәдәният хезмәткәрләре өлкәннәргә зур булмаган бүләкләр һәм иң яхшы бүләк – игътибар һәм яхшы кәеф тапшырдылар!

p { line-height: 100%; text-align: justify; background: transparent; page-break-before: auto }p.western { font-family: "PT Astra Serif", serif; font-size: 14pt }p.cjk { font-size: 10pt }a:visited { color: #800000; so-language: zxx; text-decoration: underline }a:link { color: #000080; so-language: zxx; text-decoration: underline }

Тэги: Яңа Мичән мәдәният йорты

Өстәл уеннары-эрудицияне үстерү, сүзлек запасын тулыландыру, логик фикерләүне яхшырту өчен менә дигән ысул, шулай ук күңелле ял итү өчен яхшы ысул. Әмма иң мөһиме, өстәл уеннары-ул тере аралашу. Мондый уеннарның теләсә кайсысы кызыклы вакыт үткәрү, азарт, якты хисләр бүләк итә. Бүген өстәл уеннары яңадан популярлык пигында-заман белән бергә атлый торган яңа уеннар барлыкка килә, борынгы уеннар яңадан торгызыла. Балалар бик рәхәтләнеп шашка, шахмат уйнадылар. Аралаштык, гаджетларыбыз турында бераз оныттык һәм күңелле вакыт уздырдык.

Тэги: Сулэ авыл клубы

9 октябрь көнне Балтач районы Кушкетбаш урта мәктәбенең укучылары «Тылсымлы кыңгырау» туристлык маршруты буенча Лесхоз мәдәният йортында булдылар. Кунакларны Убырлы карчык үзенең биремнәре һәм уеннары белән каршы алды. Балалар барлык биремнәрне дә рәхәтләнеп үтәделәр, шуннан соң тылсымлы кыңгыраулар дөньясына эләктеләр. Балаларны кыңгырауларның күплеге һәм музейдагы уникаль кыңгыраулар тавышы гаҗәпләндерде. Шулай ук балалар өчен милли камыр ризыклары белән чәй эчү оештырылды, шуннан соң балалар мультфильм карадылар. Туристлык маршруты мастер-класс белән тәмамланды, анда балалар агач кыңгырауларны рәхәтләнеп бизәделәр.

Тэги: Лесхоз мәдәният йорты

8
октябрь, 2025 ел
чәршәмбе

  7 октябрьдә Бөтендөнья укытучылар көненә Югары Шытсу, Түбән Шытсу мәдәният йортлары, Елыш авыл клубы, Югары Шытсу китапханәсе хезмәткәрләре бәйрәм кичәсе үткәрделәр. Чарага төрле елларда Түбән Шытсу мәктәбендә хезмәт куйган укытучылар һәм бүгенге коллектив чакырылган иде. Концерт авыл җирлеге башлыгы Мәүлетов Б.М. һәм мәктәп директоры Әхмәтшин И.И.ның котлау чыгышыннан башланды. Кичә “Башваткыч” тапшыруы форматында барды. Тамашачыларга мәдәният хезмәткәрләре тарафыннан музыкаль номерлар тәкъдим ителде. Кичә чәй табыны артында җылы, җанлы әңгәмә, оештыручыларга рәхмәт сүзләре белән тәмамланды. 

Тэги: Югары Шытсу авыл мәдәният йорты

8 октябрь көнне Туктар авыл клубы "наркотик матдәләргә зыян"дигән әңгәмә үткәрде. Әңгәмә вакытында наркотиклар турында фикер алыштылар",наркотиклар куллануның таралу һәм куркыныч фактлары турында. Наркотик матдәләр куллана башлаган кеше белән ниләр булуын, бу бәйлелекнең нәтиҗәләре һәм ахыргы нәтиҗәсе нинди булуын белдек. Ахырда, безнең тормышта булмасын, уңай фикерләүгә ия булырга һәм спорт белән шөгыльләнергә кирәк дигән нәтиҗә ясадылар.

Тэги: Туктар авыл клубы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International