30 сентябрь көнне Шәмәрдән мәдәният йорты хезмәткәрләре Өлкәннәр көненә багышланган «Гомерләр кайтавазы» дигән музыкаль-театральләштерелгән тамаша оештырдылар. Чара «Тулган ай» фольклор коллективының «Хәтфә» композициясе белән башланды. Кичә мәдәният йорты хезмәткәрләренең концерт программасы һәм үзешчән сәнгать белән үрелеп барды. Концерт программасы өлкәннәргә хөрмәт, мәхәббәт, кайгыртучанлык һәм ярдәм күрсәтү өчен иң дулкынландыргыч номерлар белән баетылган иде. Матур музыкаль башкарулар һәм искиткеч шигырьләр тамашачыларның күңелләрен җылылык һәм шатлык белән тутырды. Шулай ук бәйрәм кунаклары өчен уеннар һәм «Давайте вспомним» викторинасы оештырылды, алар өчен барлык катнашучылар бүләкләр алды. Тамашачылар игелек, шатлык һәм рәхмәт атмосферасына чумдылар. Өлкәннәргә бәйрәм кәефе һәм игътибар тудыру-һәркемнең бурычы бит.