«Солдатка хат» акциясе

2026 елның 22 марты, якшәмбе

19 март көнне  Иштуган мәдәният йорты белгечләре балалар белән бергә «Солдатка хат»акциясендә катнаштылар. Акция укучылар ярдәме белән үткәрелде. Балалар хәзер махсус операциядә катнашучыларга һәм армиядә хезмәт итүчеләргә җылы сүзләр белән мөрәҗәгать иттеләр. Үз хатларында укучылар  сугышта катнашучыларга  чын күңелдән рәхмәтләрен белдерделәр, хәзерге вакытта алгы сызыкта, кешеләрнең хокукларын һәм ирекләрен яклауда булган кешеләргә ярдәм сүзләрен әйттеләр. Мәктәп укучылары аларга хәзер бик кирәк булган гади һәм бик җылы, эчкерсез сүзләр яздылар.Хатларда Россия Армиясенең барлык сугышчыларының тизрәк исән-сау өйләренә кайтуы һәм озак көтелгән тынычлык урнашуы, бүтән беркайда да, беркайчан да кешеләр снарядлар шартлауларын һәм пулялар тавышын ишетмәве турында әйтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International