28 сентябрь көнне Шәмәрдән мәдәният йортында Россия Федерациясендә Гаилә елына багышланган «Буыннар тарихы-гаилә ядкаре» район фестивале узды. Мәдәният йорты фойесында гаилә истәлекләре күргәзмәсе оештырылды. Сәхнәдә Шәмәрдән мәдәният йорты каршындагы Закирҗановлар гаиләсе чыгыш ясады. Тамашачылар өчен мәдәният йортлары хезмәткәрләре һәм үзешчәннәр концерт программасы белән дәвам иттеләр. Чарада Иштуган мәдәният йорты үзешчәннәре дә катнашты.Чара җылы һәм дустанә атмосферада узды.