"Җиңү һәркемнең күңелендә яши" - митинг – концерт

2026 елның 9 мае, шимбә

   Югары Шытсу, Түбән Шытсу авыл мәдәният йортлары, Югары Шытсу китапханәсе хезмәткәрләре Түбән Шытсу төп мәктәбе белән 8 майда Җиңү көненә оештырган  митинг – концерт «Җиңү һәркемнең күңелендә яши» дип аталды. Бәйрәмгә тыл ветераннары, сугыш чоры балалары чакырылган иде, шулай ук авыл халкы да җыелды. Катнашучыларны Җиңү көне белән Шытсу авыл җирлеге башлыгы Мәүлетов Б.М., район администрациясеннән килгән вәкил – Саба муниципаль районы халыкны социаль яклау идарәсе җитәкчесе Гайнетдинова Л.Н. котлады. Шулай ук Түбән Шытсу авылы имамы да үзенең изге теләкләрен җиткерде. Укучылар, мәдәният хезмәткәрләре, үзешчән сәнгатьтә катнашучылар башкарган биюләр, сугыш чоры, безнең заманның тынычлык, дуслык турындагы җырлары, шигырьләр, инструменталь башкарулар беркемне дә битараф калдырмады. Сугыш кырында ятып калган авылдашлар һәм тыл ветераннары мемориаль такталарына чәчәкләр, веноклар салынды, “Хәтер бакчасы” акциясе үткәрелде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International