"Раштуа алдыннан могҗизалар"балалар чыршысы

2026 елның 9 гыйнвары, җомга

Раштуа-бөтен дөньяда миллионлаган кеше өчен елның иң бәхетле, иң җанлы вакыты. Бу балалар һәм өлкәннәр өчен иң яхшы, көтелгән бәйрәм. 7 январь көнне Иштуган мәдәният йорты белгечләре "Рождество алдыннан могҗизалар" исемле балалар чыршысы үткәрделәр.Башта балаларга «Кар бабай ничек бүләкләрне югалткан»театральләштерелгән тамаша күрсәтелде. Төрле төстәге, ялтырап торган гирляндалар һәм бизәкле чыршы балаларга могҗиза тудырды. Спектакльнең башыннан ук Убырлы, Су иясе, Кар бабай һ.б. әкият геройлары балаларны Әкиятнең тылсымлы дөньясына җәлеп итте. Балалар бәйрәмчә маҗара атмосферасына чума алдылар, кызыклы конкурсларда катнаштылар. Кыш Бабай һәм Кар кызы килү белән чыршы тирәли җыр-биюләр, әйлән-бәйлән уйнау белән чын бәйрәм башланды. Ел дәвамында клубта һәм китапханәдә уздырыла торган чараларда, конкурсларда иң актив катнашучылар Кыш Бабайдан истәлекле бүләкләр алдылар. Балалар һәм ата-аналар уңай хис-кичерешләр һәм күтәренке Яңа ел кәефе алды. Ә бәйрәмне оештыручылар өчен Яңа елга иң яхшы бүләк – балаларның һәм рәхмәтле ата-аналарның бәхетле күзләрен күрү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International